1872 елда Петербург народниклары төркемнәреннән «чайковскийчылар» җәмгыяте, «оренбурглылар» түгәрәге һәм С.Ф.Ковалик йогынтысы һәм ярдәмендә Е.М.Овчинников тарафыннан оештырыла.

Әгъзалары — А.Вихарев, К.Вяткин, П.Голубев, П.Иорданский, С.Чугунов һ.б. (башлыча, Казан университеты һәм ветеринария институты студентлары). Овчинников түгәрәге әгъзалары укучы яшьләр, зыялылар һәм эшчеләр арасында народниклык идеяләре аңлатылган әдәбият тараталар, «халык арасына чыгып», Казан губернасы крәстияннәрен кораллы көрәшкә күтәрергә омтылыш ясыйлар. Санкт-Петербург, Мәскәү һ.б. шәһәрләрнең народниклар оешмалары белән элемтәдә торалар.

1874 елның көзендә Овчинников түгәрәге полиция тарафыннан тар-мар ителә, түгәрәк әгъзалары кулга алына.

Чыганаклар

Синегуб С. Воспоминания чайковца // Былое. 1906. № 8.

Әдәбият

Нафигов Р.И. Первый шаг в революцию. К., 1970;

Долгов Е.Б. Некоторые вопросы общественно-политического движения в Казанской губернии во второй половине XIX века // Ист.-археол. сборник. Наб. Челны, 1996. Сб. 2.

Автор — Я.Я.Гришин