Биографиясе

1930 елның 28 августы, Горький шәһәре — 1977 елның 24 июне, Казан.

Горький университетын тәмамлаганнан соң (1953), Горький өлкә төбәкне өйрәнү музеенда эшли.

1960 елдан ТАССР Дәүләт музеенда, 1968 елдан Казан педагогия институтында укытучы, бер үк вакытта Казан университетының археология музее мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Археологик тикшеренүләрне Халикова 1950 елларда Мари экспедициясендә А.Х.Халиков җитәкчелегендә башлап җибәрә.

Җитәкчеләрнең берсе буларак, Халикова Биләр шәһәрлегендә, Зур Тигәнәле каберлегендә, Танкеевка каберлегендә һәм Урта Идел буендагы башка археол. истәлекләрдә казуларда катнаша (А.Х.Халиков белән бергә Казан яны культурасын аерып чыгара).

Хезмәтләре Идел буе болгарларының мөселман каберләренә, Урта Идел буе һәм Урал алды төбәгенең борынгы венгрлар мирасына карый.

Хезмәтләре

Мусульманские некрополи Волжской Булагрии X — начала XIII вв. К., 1986; 

Le cimetiere de Tankeevka // Le anciens Hongrois et les ethnies voisines a l’Est. Bdpst., 1977 (авордаш); 

Altungarn an der Kama und im Ural (Das Graberfeld von Bolschie Tigani). Bdpst., 1981 (автордаш).

Әдәбият

Елена Александровна Халикова // Советская археология. 1978. № 1.

Автор — Е.П.Казаков