Тарихы

1646 елдан Акман Пүчинкәсе, Акман исемнәре белән мәгълүм.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук столяр һәм токарь эше, сәүдә итү тарала.

XX йөз башында авылда мәчет (башка мәгълүматлар буенча, 3 мәчет, аларның берсендә мәктәп, совет хакимияте елларында аларда мәктәп, авыл советы урнаша, барысы да 1937 елда ябыла), 2 су тегермәне, йон-тукыма ману йорты эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1750,8 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Кабык Күпер волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тәкәнеш, 1932 елның 1 гыйнварыннан – Мамадыш, 1935 елның 10 февраленнән – Тәкәнеш, 1963 елның 1 февраленнән Мамадыш районында.

Хәзер Ишки авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1922 елда – авылда артель, 1929 елда (башка мәгълүматлар буенча, 1930 елда) 1 Май исемендәге колхоз оештырыла. 1930 елда ул 2 артельгә бүленә (сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы). 1935 елда сәнәгать секторы тулысынча артельдән аерыла һәм “Кызыл Байрак” артеле буларак “Татпромхоз”ның Казан филиалына керә (артель 1954 елга кадәр эшли, аннары аны Келәүш авылына күчерәләр; артель урынында такта яру һәм рейкалар эшләү цехы булган урман заводы төзелеше башлана (1960 елларның икенче яртысына кадәр эшли).

1945 елда авыл хуҗалыгы 1 Май исемендәге артель ике колхозга бүленә: 1 Май исемендәге һәм “Якты Чишмә”. 1951 елда алар “Якты Чишмә” колхозына берләштерелә. 1958 елда (башка мәгълүматлар буенча, 1962 елда), аңа “Новый путь” (Васильево авылы) колхозы кушылганнан соң, “Маяк” колхозы булдырыла.

1994 елда “Маяк” күмәк предприятиесе итеп үзгәртелә. 2002 елда “Маяк”, “Рассвет” (Тау иле, Чаксы, Нагаш авыллары), “Алга” (Иске Чәбия, Шәмәк авыллары) “Дуслык” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативына берләштерелә. 2005 елдан – “Рассвет” күмәк предприятиесе (“Вамин” агрофирмасы берләшмәләренең берсе).

Халкы кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1918 елда – авылда башлангыч мәктәп (төрле биналарда урнаша, 1927 елда эшче яшьләр мәктәбе ачыла. 1937 елда – җидееллык (1937 елда мәчетне сүтеп мәктәп өчен бина төзелә; 1958 елда иске мәктәп һәм мәчеттән шул ук урында агач мәктәп һәм интернат төзелә; мәктәп сигезьеллык итеп үзгәртелә; 1972 елда яңа ике катлы мәктәп төзелә), 1973 елда – урта, 2007 елда – тулы булмаган урта, соңрак башлангыч мәктәп (2015 елда ябыла) итеп үзгәртелә.

1984 елда мәктәп каршында 37 нче урта һөнәри техник училище филиалы ачыла (тракторист-машинистлар әзерләнә).

2014 елга кадәр балалар бакчасы эшли.

Авылда китапханә (1931 елдан), клуб (1937 елда агач бина төзелә, 1961 елда янып юкка чыга, 1964 елда кирпеч бина төзелә, 2000 еллардан элекке мәктәп бинасында), фельдшер-акушерлык пункты (2015 елдан; медпункт 1920 елларда ачыла, 1938 елда амбулатория итеп үзгәртелә, 1960 елларда яңа бина төзелә), мәчет (1994 елдан торак йортларның берсендә; 2012 елда яңа төзелгән бинага күчерелә, мәчет каршында мәдрәсә бинасы бар).

2020 елда авылда төбәк тарихын өйрәнү музее торгызыла (беренче тапкыр 1970 елларда ачыла, хәзер элекке мәктәп бинасында урнаша (фондта 500 дән артык экспонат бар). Төп экспозицияләре крәстияннәр көнкүрешенә, авыл һәм мәктәп тарихына багышлана.

Халык саны

1859 елда — 1054,
1897 елда — 1547,
1908 елда — 1563,
1920 елда — 1788,
1926 елда — 1558,
1949 елда — 892,
1958 елда — 1105,
1970 елда — 1145,
1979 елда — 898,
1989 елда — 641,
2002 елда — 479,
2010 елда — 399,
2017 елда — 311 кеше (татарлар – 98,7%, руслар – 1,2%).