Эчтәлек

Биографиясе

Гомер еллары: ? – 1568 ел тирәсе, Мәскәү.

1541 елда Кырым ханы Сәхибгәрәйнең Мәскәүгә һөҗүмен кире кайтаруда катнаша.

1545 елда, 1545–1551 еллардагы Казанга рус дәүләтенең яулары дәверендә, Казан янындагы сугышларда катнашкан отряд командиры.

1552 елда Казанны алганда каравыл полкының 1 нче (баш) воеводасы. В.С.Серебряный җитәкчелегендә Яшерен Чишмә астына юл казыла (4 сентябрьдә шартлатыла). 2 октябрьдә Казанга һөҗүм вакытында Нурали капкасы янында барган сугыш белән җитәкчелек итә.

1552 елның октябрендә – 1553 елның маенда Казанда 2 нче воевода.

1556–1557 елларда Зөя каласында 1 нче (баш) воевода.

1558–1583 еллардагы Ливон сугышында Уң кул полкының 1 нче (баш) воеводасы (1558), Ливониядәге хәрби хәрәкәтләрдә (1559–1567), Полоцк походында (1563) катнаша.

1564 елда Литвага яу вакытында 2 нче воевода, 1 нче (баш) воевода, П.И.Шуйский һәлак булганнан соң, армия белән җитәкчелек итә, аны җиңелүдән саклап кала.    

Автор – Е.В.Липаков