Латинча area – мәйдан, киңлек, lingva – тел.

Ареаль лингвистика диалектологик тикшеренүләргә турыдан-туры бәйләнгән тармак булып тора.

«Ареаль лингвистика» төшенчәсен фәнгә беренче булып итальян тел белгечләре Дж. Бартоли һәм Дж. Видосси кертә (1943). Хәзерге ареаль лингвистика мәсьәләләре төрле телләр – һинд-европа (Э.А.Макаев), славян (П.А.Бузук), герман (В.М.Жирмунский), фин-угыр (Б.А.Серебренников), төрки (Н.З.Гаджиева), балкан телләре (А.В.Десницкая) материалында тикшерелә.

Татар теле белгечләреннән ареаль лингвистика белән Л.Т.Мәхмүтова, Д.Г.Тумашева, Р.Г.Әхмәтьянов, Ф.Й.Йосыпов, Д.Б.Рамазанова һ.б. шөгыльләнә.

Төрки телләрнең таралу ареаллары

Идел буе, Урта Азия, Кавказ, Себер төрки телләрнең таралу ареаллары булып тора. Алар бер-берсе белән тыгыз бәйләнештә. Мәсәлән, Идел буе һәм Урал алды төбәге төрки телләре (татар, чуаш, башкорт) Кавказ (азәрбайҗан, кумык, нугай, балкар һ.б.), Урта Азия һәм Казакъстан (үзбәк, төрекмән, казакъ, кыргыз, каракалпак, уйгыр), Себер (якут, алтай, хакас, тува, шор һ.б) телләре белән үзара бәйләнгән.

Татар теле мари, удмурт, чуаш, мордва һәм рус телләре белән тарихи бәйләнештә тора. Географик яктан якын ареалларда үзара аралашу нигезендә телләрдә яңа, икенчел үзенчәлекләр барлыкка килә.

Ареаль лингвистика лингвистик география белән дә тыгыз бәйләнгән.

Әдәбият

Макаев Э.А. Проблемы индоевропейской ареальной лингвистики. М. – Л., 1964.

Серебренников Б.А. О некоторых отличительных признаках Волгокамского языкового союза // Языковые контакты в Башкирии. Уфа, 1972.

Гаджиева Н.З. Проблемы тюркской ареальной лингвистики. М., 1975.

Ахметьянов Р.Г. Общая лексика духовной культуры народов Среднего Поволжья. М., 1981.

Автор – В.Х.Хаков