- РУС
- ТАТ
Татарстанның Алабуга районындагы авыл. Алабуга шәһәреннән 11 км көнчыгыштарак, Туйма елгасы буенда урнашкан
1652 елдан мәгълүм. Беренче исеме – Заборный.
XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы удел крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук сумала кайнату, киндер сугу, утын кисү, пыяла кисү, агач эше һәм мичкә ясау кәсепчелеге тарала.
1901 елда авылда бер класслы земство училищесе (вакытлыча сатып алынган йортта урнаша, 33 кеше укый), китапханә була.
XIX йөз ахырында авыл җәмәгатенең имана җире 748,2 дисәтинә тәшкил итә.
1921 елга кадәр Вятка губернасының Алабуга өязе Трёхсвятский волостенда. 1921 елдан ТАССРның – Алабуга, 1928 елдан Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан Алабуга районында.
Хәзер Поспелово авыл җирлеге үзәге.
1930 елда авылда “Татария” колхозы оештырыла, соңрак “Крестьянская газета” колхозы итеп үзгәртелә. 1950 елда “Волна революции” колхозы (Мальцево авылы) составына керә. 1970 елда “Волна революции” совхозы итеп үзгәртелә.
1995–2003 елларда “Волна революции” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы. 2004 елдан – поселок “Нива” ачык акционерлык җәмгыяте, 2005–2011 елларда “Дружба” ябык акционерлык җәмгыяте составында.
Халкы күбесенчә Алабуга шәһәре предприятиеләрендә, “Алабуга” махсус икътисади зонасында эшли.
1919 елда авылда беренче баскыч мәктәп ачыла, 1986 елда – сигезьеллык, 1991 елда урта (1986 елда яңа бина төзелә) итеп үзгәртелә.
Мәдәният йорты, китапханә (1976 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (2012 елдан; барысы да Күп функцияле үзәк бинасында), балалар бакчасы (1974 елдан), Николай Чудотворец чиркәве (2003 елдан, элеккеге склад бинасында урнаша), “Ихлас” мәчете (1996 елдан) бар.
Мәдәният йорты каршында “Повилика” халык вокал ансамбле эшли (1997 елдан, 2000 елда “халык” исемен ала; оештыручысы – А.М.Власов).
Авыл тирәсендә (элеккеге Кумыс поселогы үзәгендә) археология истәлеге – Кумыс комплексы табыла, аңа таш гасыр туктаулыгы һәм бронза гасыр каберлеге керә.
Ф.И.Ермаков (1926 елда туган) – тарих фәннәре докторы.
1781 елда – 39 ир-ат;
1836 елда – 240,
1859 елда – 421,
1891 елда – 508,
1905 елда – 941,
1920 елда – 566,
1926 елда – 621,
1938 елда – 589,
1949 елда – 257,
1958 елда – 232,
1970 елда – 210,
1979 елда – 463,
1989 елда – 516,
2002 елда – 552,
2010 елда – 576,
2017 елда – 608 кеше (руслар – 55%, татарлар – 37%).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.