Тарихы

1648 елдан мәгълүм. Семен Волынскийның Казан писцовой кенәгәләрендә (1648 ел) Салтановка дип күрсәтелә.

1860 елларга кадәр халкы удел крәстияннәре (1797 елга кадәр – сарай) катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук мичкә ясау, бакчачылык, сумала кайнату, көнлекчелек, сату өчен киндер сугу кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында авылда тегермән була. Авыл җәмәгатенең имана җире 748 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1921 елга кадәр Вятка губернасының Алабуга өязе Трёхсвятский волостенда. 1921 елдан ТАССРның – Алабуга, 1928 елдан Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан Алабуга районында.

Хәзер Поспелово авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда “Волна революции” колхозы оештырыла. 1950 елда аның составына “Труд” (Луговой поселогы) һәм “Крестьянская газета” (Поспелово авылы) колхозлары керә. 1970 елда “Волна революции” совхозы (бакчачылык, сөт терлекчелеге) итеп үзгәртелә.

1995–2003 елларда “Волна революции” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы. 2004 елдан – поселок “Нива” ачык акционерлык җәмгыяте, 2005–2011 елларда “Дружба” ябык акционерлык җәмгыяте составында.

Халкы күбесенчә Чаллы шәһәре предприятиеләрендә эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

1936 елда авылда уку йорты ачыла. 1970 елларга кадәр тулы булмаган урта мәктәп эшли.

Клуб (2015 елда яңа бина төзелә), фельдшер-акушерлык пункты (2012 елдан) бар.

Клуб каршында “Мастерская чудес” декоратив-гамәли иҗат халык үзешчән коллективы эшли (1990 елдан, 2015 елда “халык” исемен ала; оештыручысы һәм җитәкчесе – Т.Л.Кучина).

Авыл тирәсендә археология истәлекләре табыла: I, II һәм III Мальцево туктаулыклары (маклашеевка культурасы).

Күренекле кешеләре

А.П.Пухачёв (1940 елда туган) – галим агроном, ТР Дәүләт бүләге лауреаты, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, ТССРның атказанган агрономы.

Халык саны

1859 елда – 359,
1887 елда – 528,
1905 елда – 681,
1920 елда – 519,
1926 елда – 569,
1938 елда – 670,
1949 елда – 481,
1958 елда – 288,
1970 елда – 254,
1979 елда – 188,
1989 елда – 113,
2002 елда – 115,
2010 елда – 126,
2017 елда – 206 кеше (руслар – 74%, татарлар – 37%).