1920 елның 26–27 сентябрендә Казанда уздырыла.

348 делегат катнаша, шуларның 150 се — татар, 167 се — рус, 29 кеше — төрле милләт вәкилләре.

Съездның көн тәртибендә: агымдагы вазгыять (В.В.Кураев), Вакытлы революцион комитет (ВРК) доклады (С.С.Сәетгалиев), азык-төлек мәсьәләсе (А.С.Изюмов), хуҗалык төзелеше (М.Г.Рошаль, А.И.Догадов), җир мәсьәләсе (Ю.Н.Вәлидов), социаль тәэминат (В.Исхаков), сәламәтлек саклау (К.Г.Мохтаров), халык мәгарифе (А.Алмаев) мәсьәләләре. Съезд делегатларын В.И.Ленин һәм Бөтенроссия ҮБК рәисе М.И.Калинин сәламлиләр. Һәр мәсьәлә буенча резолюцияләр кабул ителә.

Агымдагы вазгыять мәсьәләсе буенча резолюциядә республика үз тормышын һәм төзелешен «чиктән тыш кыен шартларда башлый» диелә. Гражданнар сугышы фронтларында Кызыл Армиянең уңышлары, «куәтле дәүләткә әверелгән, исеме алдында буржуазия калтырап торган һәм барлык илләрнең капиталистлары тарафыннан кол ителгән хезмәт ияләре горурланып һәм өмет белән караган» Совет Россиясенең абруе үсү турында әйтелә. ТАССРның тыныч яшәеше һәм үсеше Россиядә һ.б. илләрдә Социалистик революция җиңгән очракта гына мөмкин булганга күрә, Совет Россиясенең хезмәт ияләре белән туганнарча багланышлар аша бәйләнгән ТАССР эшчеләре һәм крәстияннәре революция алдындагы бурычларын ахыргача үтәячәкләр, диелә. Революцион комитет эшчәнлеге турындагы доклад буенча резолюция кыска була һәм, тулаем алганда, аның эшен хуплый.

Азык-төлек мәсьәләсе буенча резолюция 9 пункттан тора, кискен эчтәлекле була. Анда Совет дәүләтенең азык-төлек сәясәте мөмкин булган бердәнбер сәясәт дип таныла. «ТАССРның дөрес икътисади үсеше фәкать РСФСРның барлык территориясендә азык-төлек эшләре тулы үзәкләштерелгән очракта гына тәэмин ителәчәк» икәнлеге ассызыклана. Азык-төлекне бүлеп бирүне (продразвёрстка) үтәү һәрбер крәстияннең бурычы булуы хакында әйтелә. Съезд «азык-төлек белән бүлешүне иң кечкенә таләп» дип саный һәм алдан ук аны өлешчә киметүгә яки тулысынча бетерүгә юнәлтелгән барлык омтылышларны кире кага.

5 нче пунктта әйтелгәнчә, «бүлеп бирүне (продразвёрстканы) тормышка ашырмаган өчен җаваплылык җәмгыятькә йөкләнә һәм шунлыктан бу бурычның нибары бер әгъза тарафыннан үтәлмәве бар җәмәгатьчелек запасы хисабына хәл ителә».

Җир мәсьәләсе буенча резолюциядә җирләрне, басуларны, болын һәм урманнарны файдалануга кертү карала. Игенчелектә һәм терлекчелектә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруның төп юллары билгеләнә.

Халык мәгарифе буенча резолюциядә халыкның профессор белем үсеше мәсьәләләренә игътибарны арттыруга басым ясала. Беренче урынга мәктәп һәм укытучы кадрлар, махсус китапларны татар һәм чуаш телләренә тәрҗемә итү мәсьәләсе куела.

Гомуми хезмәт йөкләмәсе турындагы резолюциядә «эшчеләр хезмәт җитештерүчәнлеген арттырырга тиеш. Крәстияннәр дәүләт тарафыннан билгеләнгән йөкләмәләрне үтәргә бурычлы» диелә.

Съездда 59 кешедән торган ТАССР ҮБК сайлана (С.С.Сәетгалиев, Б.Х.Мансуров, М.Х.Солтангалиев, К.Г.Мохтаров, А.И.Догадов, К.Х.Исмаев, А.П.Таняев, Г.Б.Баһаветдинов, М.Ш.Шаһиәхмәтов, Х.З.Гайнуллин, В.С.Шәфигуллин, Р.Ә.Сабиров һ.б.).

Шулай ук кара Татарстан АССР Үзәк башкарма комитетының беренче пленар утырышы.

Чыганаклар  

Образование Татарской АССР: Сб. док. и материалов. К., 1960.

Әдәбият  

Хайрутдинов Р.Г. Трудное возрождение. К., 1992;

Тагиров И.Р. Очерки истории Татарстана и татарского народа (XX век). К., 1999;

шул ук. История национальной государственности татарского народа и Татарстана. К., 2000.