- РУС
- ТАТ
График, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (1998)
1946 елның 5 августында Казанда туган.
Казан сәнгать училищесен тәмамлый (1965).
1971 елдан Татарстан китап нәшриятында рәссам. 1985 елдан ТАССР Рәссамнар берлеге әгъзасы һәм 1991–1992 елларда идарә рәисе.
Әлмиев Н.У. Шүрәле портреты. 1981
Кәгазь, акватинта, офорт. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее
Башлыча, станлы графика (офорт, акварель), китаплар һәм журналлар бизәү өлкәсендә эшли.
Төп әсәрләре: «Коррида», «Реминисценции. Божественная комедия. Данте Алигьери» исемле гравюралар һәм офортлар циклы (1969; 1980), «Мимнар» (1971), «Йөгереш хатирәләре» (1981–1992) офортлар цикллары, «Шүрәле» офорты (1981), «Алтай иле» акварельләр сериясе (1996–1997, 40 бит), Р.Фәйзуллинның «Гадиләргә гимн» (1971), С.Хәкимнең «Чәчәкләр коела» (1973), Р.Кутуйның «Көзге ирек» (1981) шигырьләр җыентыкларына һәм башка әсәрләргә иллюстрацияләр авторы.
И.Ф.Стравинский балетларына декорация эскизлары (1972–1973) ясый, Г.В.Свиридов музыкасына «Кечкенә триптих» дип аталган беренче совет төсле музыка фильмының (1975, СКБ «Прометей» студиясе), беренче татар документаль-публицистик «Җәлил, көрәш сәхифәләре» (1976, Казан кинохроника студиясе), «Космик соната» (1982) телефильмнарының рәссамы.
Н.Әлмиев иҗатына изгелек һәм явызлык, яктылык һәм караңгылык, җимерү һәм төзү кебек мәңгелек категорияләр хакында фәлсәфи фикерләү, форманы сурәтләгәндә киеренке динамика һәм экспрессив тасвирлау, әсәрләр төзелешенә бөтенлек, катлаулылык хас.
Әлмиев Н.У. Кентавр Хирон. 1978
Кәгазь, офорт, коры энә. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее
Халыкара «Краков бьеннале»ндә (1989), бөтенсоюз («Эстамп», 1973 елдан), республика («Театр рәссамнары», «Эстамп һәм плакат», 1970 елдан) күргәзмәләрендә, бөтенсоюз «Яктылык һәм музыка» фестивалендә (Казан, 1983 һәм 1987) катнаша.
Шәхси күргәзмәләре Казанда (1978, 1983, 1996, 1997, 2006, 2019), Лондонда (1994, 1996), Истанбулда (1996) уза.
Әлмиев Н.У. Авыл. "Шүрәле" сериясе. 1981
Кәгазь, акватинта, офорт. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее
Н.Әлмиев әсәрләре Мәскәүнең А.А.Бахрушин исемендәге Үзәк театр музеенда, Казан музейларында, чит илләрдәге шәхси коллекцияләрдә саклана.
Әлмиев Н.У. Ялвару. Г.Тукайның "Шүрәле" әкиятенә иллюстрация. 1985
Кәгазь, офорт. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее
Б.Урманче бүләге лауреаты (2005).
Эстамп. Н.Альмеев: каталог выставки. Казань, 1983.
Н.Альмеев: альбом. Казань, 1996.
Альмеев Н. Реминсценции. Божественная комедия Данте Алигьери. Каталог выставки. Казань, 2006.
Автор – Т.В.Голубцова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.