1) Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көне уңаеннан үткәрелүче бәйрәм.

Мөселман ай календареның 3 нче ае — рабигыль-әүвәлнең 12 нче көнендә билгеләп үтелә. Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көне төгәл билгеле булмаганлыктан, Мәүлид кичәсе аның үлгән көненә туры китереп үткәрелә. Элегрәк бәйрәм сөнни илаһиятчеләр тарафыннан тыелган яңалык итеп игълан ителә (бидгать), ләкин соңрак мөселман хокук белгечләренең килешенгән карары (иҗма) белән, «хупланган яңалык» дип беркетелә. Коръән укыганнан һәм сәдака өләшкәннән соң, кычкырып мөнәҗәтләр (мәүлид) укыла, мәчетләрдә вәгазь сөйләнә.

Кайбер илләрдә мөселманнар факеллы, тантаналы йөреш оештыралар, пәйгамбәрнең әнисе — тәкъва Әминә сурәтен күтәреп баралар, мәчетләрдә аның хөрмәтенә гыйбадәт кылына. Пакъстанда Мәүлид кичәсе — дәүләт бәйрәме.

2) Мөселман изгеләренең туган һәм үлгән көннәрен бәйрәм итү (кара Әүлия).

Әдәбият       

Ислам: Энцикл. словарь. М., 1991.