- РУС
- ТАТ
агроном-селекция белгече, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты (1964), РСФСРның атказанган агрономы (1961)
1907 елның 4 феврале, Сембер губернасы, Буа өязе Зур Күккүз авылы – 1978 елның 19 июне, Казан.
Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаганнан соң (1934), Кузнечиха МТСында өлкән агроном булып эшли.
1936–1941 һәм 1946–1978 елларда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы тәҗрибә станциясендә (1969 елдан Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты), 1956 елдан кукуруз селекциясе һәм орлыкчылыгы бүлеге мөдире.
Бөек Ватан сугышында катнаша.
РФнең урман-далалы Көнчыгыш Европа өлеше шартларында балавызсыман аксыл-сары һәм балавызсыман иртә өлгерешле чәкәннәр формалаштыруга сәләтле, югары уңдырышлы «Татарский 6», «Коллективный 6 ТВ», «Коллективный 10 ТВ» кукуруз гибридларының һәм 1941 елда ТАССР, Мордва АССР һәм Рязань өлкәләрендә районлаштырылган язгы арпаның «Казанский 6/4» сорты автордашы.
Хезмәтләре силос һәм ашлык өчен кукуруз игүдә агротехник алымнар куллануга карый.
Кызыл Йолдыз ордены, медальләр белән бүләкләнә.
Кукуруза. Казань, 1954.
Опыт получения высоких урожаев кукурузы. Казань, 1954.
Возделывание кукурузы на зерно в Татарии. Казань, 1961.
Автор – Ф.С.Зыятдинов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.