Административ-территориаль буйсынуы

1920 елларда Килдеш авылыннан чыгучылар тарафыннан нигезләнә.

Нигезләнгән вакыттан – ТАССРның Буа кантоны Олы Тархан волостенда. 1930 елның 10 августыннан – Тәтеш, 1938 елның 4 августыннан – Олы Тархан, 1959 елның 12 октябреннән – Тәтеш районында.

Хәзер – Килдеш авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү чорыннан – К.Маркс исемендәге колхозда (үзәк утары – Килдеш авылы), 1940 елларда мөстәкыйль «Красное озеро» колхозы оештырыла. 1950 елдан авылда – К.Маркс исемендәге колхоз (үзәк утары – Килдеш авылы, 1969 елдан – Жуково авылы), 1969 елдан «Авангард» колхозы (үзәк утары – Килдеш авылы) эшли.

Халык саны

1938 елда – 125,
1949 елда – 112,
1958 елда – 120,
1970 елда – 129,
1979 елда – 86,
1989 елда – 24,
2002 елда – 13 кеше (мордвалар),
2010 елдан даими яшәүчеләр юк.