Эчтәлек

Полиэлектролитлар табигый (аксымнар, нуклеин кислоталары, полипептидлар, полишикәрләр, үсемлек сумалалары) һәм синтетик (полиакрилатлар, поливинилсульфонатлар, поливинилфосфатлар, полиакриламид, поливинилпиридин, чиксез кислоталар һәм нигезләрнең сополимерлары һ.б.) төрләргә бүленә. Корылма тамгасына карап, анион, катион һәм амфолит полиэлектролитларны аерып йөртәләр.

Полиэлектролитлар өлкәсендәге беренче хезмәтләр Германиядә Г.Штаудингер һәм В.Керн тарафыннан языла (1935). «Полиэлектролит» атамасын 1940 елларда Р.Фоус кертә.

СССРда П. Мәскәүдә (В.А.Каргин, В.А.Кабанов), Ленинградта (С.Я.Френкель, О.Б.Птицын), Саратовта (С.А.Гликман), Ташкентта (К.С.Әхмәтов), Алма-Атада (Е.А.Бектуров) өйрәнелә.

Татарстанда полиэлектролитлар буенча фәнни юнәлеш 1950 елларда Казан химия-технология институтында башлангыч ала (С.М.Кочергин, Е.В.Кузнецов, В.П.Барабанов). Тикшеренүләр полимерлау — бергә полимерлау синтезы һәм кинетикасы (Е.В.Кузнецов, В.П.Архиреев, В.А.Мягченков, В.Ф.Куренков), эремәләр теориясе (В.П.Барабанов, В.М.Центовский, М.Л.Бренерман), күчерү процессы һәм электродлардагы электрохимик процесслар (В.П.Барабанов, Г.Я.Вяселева, А.А.Коноплёва, Д.М.Торсуев), полиэлектролитларның актив өслекле матдәләр белән тәэсир итешүе (А.Я.Третьякова, А.И.Курмаева), структуралар хасил булу (Е.В.Кузнецов, С.В.Крупин), полиэлектролит комплекслар (С.В.Крупин, В.А.Мягченков, Т.Г.Победимская, Н.В.Бикчәнтәева) буенча үткәрелә. Полиэлектролитларны сусыз тирәлекләрдә өйрәнүгә аеруча игътибар ителә.

Полиэлектролитлар өлкәсендәге тикшеренү нәтиҗәләре ТР, РФ һәм чит илләр халык хуҗалыгының төрле тармакларында кулланыла: коррозиягә каршы һәм декоратив капламнар — приборлар һәм машиналар төзелешендә, югары тәэсирле флокулянтлар һәм стабилизаторлар — пычрак суларны чистартуда, туфрак структурасын хасил итүчеләр — авыл хуҗалыгында, тампонлау системалары һәм комплексоннар нефть чыгаруда файдаланыла.

Әдәбият  

Маравец Г. Макромолекулы в растворе. М., 1967;

Барабанов В.П. Растворы полиэлектролитов. М., 2003;

Rice S., Na­ga­sawa M. Polyelectrolyte Solytion: Teoretical introduction. L.–N.Y., 1961.

Автор — В.П.Барабанов