- РУС
- ТАТ
Татарстанның Бөгелмә районындагы авыл. Бөгелмә шәһәреннән 18 км көньяктарак, Сулы елгасының югары агымы (Дим елгасының сул кушылдыгы) буенда урнашкан
1920 елларда Забугоровка авылыннан күченеп утыручылар тарафыннан нигез салына.
Оешкан вакытыннан ТАССРның Бөгелмә кантоны Бөгелмә волосте составында. 1930 елның 10 августыннан Бөгелмә районында.
Хәзер Зеленая Роща авыл җирлеге составына керә.
1922 елда авылда “Третий Интернационал” совхозы (беренче директоры – С.П.Мазилов) оештырыла, 1930 елда – М.О.Разумов исемендәге совхоз, 1939–1962 елларда орлыкчылык совхозы итеп үзгәртелә.
1957 елда 17 торак пунктны берләштергән (үзәге – Зеленая Роща авылы) “Семеновод” тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгы совхозы составына керә, 1971 елда Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының ярдәмче хуҗалыгы итеп үзгәртелә, 2004 елдан “Семеновод” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.
Халкы күбесенчә “Зеленая Роща”, “Бугульмалес”, “Петровское лесничество”, “Самарские электрические сети” оешмаларында эшли, кырчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.
1931 елда авылда урта мәктәп ачыла, 1938 елда – җидееллык, 1953 елда – урта (1962 елда яңа бина төзелә), 2012 елда тулы булмаган урта мәктәп (1987 елда мәктәп музее ачыла) итеп үзгәртелә.
Авылда “Теремок” балалар бакчасы (1970 елдан, 1972 елда яңа бина төзелә), мәдәният йорты (1964 елда яңа бина төзелә), фельдшер-акушерлык пункты (2016 елда яңа бина төзелә) бар.
Мәдәният йорты каршында “Земляне” агитбригадасы (1983 елдан, 2006 елда “халык” исемен ала, оештыручысы һәм җитәкчесе – О.Н.Бородина), “Искорки” театр коллективы (1995 елдан, оештыручысы һәм җитәкчесе – О.Н.Бородина) эшли.
2016 елда авыл чишмәсе төзекләндерелә.
Авылга якын төбәк өчен әһәмиятле булган “Петровка наратлары” табигать истәлеге урнашкан.
Ф.Х.Хәлилов (1940 елда туган) – авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.