Венд комплексы (атамасы борынгы славян кабиләләре – вендлардан алынган), протерозойның иң соңгы стратиграфик бүлекчәсе.

Академик Б.С.Соколов тарафыннан билгеләнә (1950).

ТРда Л.Ф.Солонцов, Е.М.Аксенов, А.И.Диденко һәм башкалар җентекләп өйрәнә.

Моннан 570±20 – 650±20 млн еллар элеккеге вакытка туры килә.

Югарыгы һәм түбәнге (ТРда чагылмый) өлешләргә бүленә. Татарстан венды Кама-Агыйдел һәм Серноводск-Абдуллин авлакогеннарында (астан өскә) Каиры һәм Шкапово сериясенең түбәнге өлешеннән гыйбарәт. Каиры сериясенең калынлыгы 200 м га җитә. Аның түбән өлешендә кварц һәм кыр шпатларыннан торган эре бөртекле комсыл-гравелит токымнар катламы ята (Байкыбаш свитасы); сериянең өске өлеше, башлыча, алевролитлардан һәм аргеллитлардан торган катлам (Старопетровский свитасы), ә Шкапово сериясе – калынлыгы 150 м лы кызыл төстәге комлы-балчыклы утырмалардан торган Салих свитасыннан гыйбарәт.

Татарстан территориясендә югары венд утырма токымнары диңгезнең сай сулы урыннарында һәм өлешчә яр буе лагуналарында формалашкан.

Венд утырмаларында нефть һәм газ булуы мөмкин.