Биографиясе

1903 елның 3 августы, Уфа губернасы Бәләбәй өязе, хәзер Башкортстан Республикасының Миякә районы Яңа Ишле авылы — 1983 елның 14 августы, Уфа шәһәре.

Мәскәүнең К.А.Тимирязев исемендәге авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлаганнан соң (1932), Башкорт авыл хуҗалыгын социаль реконструкцияләү институтында бүлек мөдире булып эшли.

1934 елдан ВКП(б)ның Башкортстан өлкә комитетында, 1938–1939 елларда Башкорт авыл хуҗалыгы институтында.

1939–1942 һәм 1945–1952 елларда Башкорт кырчылык тәҗрибә станциясе директоры.

1942–1945 елларда БАССРның игенчелек халык комиссарының беренче урынбасары.

1955 елдан СССР ФАнең Башкортстан филиалында икътисади тикшеренүләр бүлеге мөдире.

Хезмәтләре Башкортстанда таулы районнарның үзләштерелүе һәм төбәктә авыл хуҗалыгы үсешенә, игенчелек һәм терлекчелектә җитештерүнең нәтиҗәлелеген күтәрү мәсьәләләренә карый. Хәмидуллин Башкортстан территориясендә беренче тапкыр авыл хуҗалыгын районлаштыру эшен башкара, районнарның табигый-икътисади үзенчәлеген тасвирлый.

БАССР ЮС депутаты.

Бүләкләре

Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, 2 «Почёт билгесе» ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Сельское хозяйство Башкирии за 25 лет. Уфа, 1944; 

Себестоимость сельскохозяйственной продукции и пути её снижения в колхозах и совхозах. Уфа, 1961.