- РУС
- ТАТ
Советлар Союзы Герое (1944 елның 4 июне, үлгәннән соң), сержант
1913 елның 13 гыйнвары, Самара губернасы, Бөгелмә өязе (хәзерге Лениногорск районы) Сугышлы авылы — 1944 елның 14 гыйнвары, Псков өлкәсе, Великие Луки районы Овсище авылы, Мякотино авылында җирләнә.
Башлангыч мәктәпне тәмамлагач, батрак булып эшли. 1930 елдан колхозда, урман сәнәгате хуҗалыгында эшли.
1941 елдан Кызыл Армиядә.
1941 елның июленнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 22 нче армиянең 37 нче укчы дивизиясе 20 нче укчы полкның отделение командиры урынбасары.
Көнбатыш, Калинин, Төньяк-Көнбатыш, Балтыйк буе һәм 2 нче Балтыйк буе фронтлары гаскәрләре составында Дрисса һәм Витебск чигендә оборона сугышларында (1941 ел), Смоленск сугышында (1941 ел), Калининград (1941 ел) һәм Ржев-Вязьма (1943 ел) оборона операцияләрендә, Холм һәм Великие Луки шәһәрләре янында Ловать елгасы өчен барган бәрелешләрдә катнаша.
1944 елның 14 гыйнварында Овсище авылы өчен барган сугышта батырлык күрсәтә. Отделение белән бергә дошман дзотын юк итә. Икенче дзотның амбразурасына ташлана һәм утны күкрәге белән каплап һәлак була.
Г.Г.Гафиятуллин бюстлары Бөгелмә шәһәренең Геройлар аллеясында һәм Бөгелмә районының Сугышлы авылында урнаштырыла, биредә Геройның музей-йорты ачыла. Аның исеме белән Казан, Бөгелмә, Ленингорск, Әлмәт, Кукмара шәһәрләре урамнарына, Бөгелмә кадет интернат-мәктәбенә бирелә.
Танылган татар язучысы Г.Абсәләмов Г.Г.Гафиятуллинга «Газинур» романын багышлый.
Абсалямов А. Газинур. Казань, 1965;
Герои Советского Союза — наши земляки. Казань, 1982. Кн. 1;
Герои Советского Союза: краткий биографический словарь. М., 1987. Т. 1;
Батырлар китабы — Книга Героев. Казань, 2000;
Населённые пункты Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия: в 3 т. Казань, 2018. Т. 1. С. 609, 615, 642;
Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022. С. 43.
Авторлар — М.З.Хәбибуллин, Л.М.Айнетдинова, Г.Х.Галимуллина
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.