Чыгу урыны һәм вакыты

Казанда рус телендә 1897 елның 15 октябреннән 1901 елга кадәр (1899 елның ахырында чаклы атнага 3 тапкыр, соңыннан төрлечә) нәшер ителә.

Нашире һәм мөхәррире — П.И.Кидалинский.

Юнәлеше

1898 елның 3 июленә кадәр (№103) «Бөтен Россия буенча сату-алу, утарлар, җир, заводлар сату турында белдерүләр басмасы» исемендә чыга, һәм анда бары тик рекламалар гына урын ала. Кидалинскийның шәхси басмаханәсе ачылганнан соң, газетаның тематикасы киңәя һәм форматы зурая. Үзен «сәүдә һәм Кама-Идел төбәге публикацияләре, белешмәләр органы» дип игълан итеп, басма күчемсез милек сату-алулар, сәүдә, аукцион, подряд, базар, ярминкә, биржа килешүләре (бигрәк тә Казан һәм Түбән Новгородта) турында белдерүләр һәм куллану товарларына бәяләрне бастырып бара. Аның сәхифәләрендә хөкүмәт карарлары, төрле оешма утырышларында каралырга тиешле эшләр исемлеге, поезд һәм пароход расписаниеләре, календарьлар, метеорологик бюллетеньнәр, игъланнар урын ала.

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2012. Т.3;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.

Автор – Г.Р.Заманова