Биографиясе

1863 елның 25 июле, Вильно шәһәре, хәзер Вильнюс – 1916 елның 3 гыйнвары, Петроград шәһәре.

Дерпт (хәзер Тарту) университетын тәмамлый (1884 ел).

1887–1889 елларда һәм 1915 елдан Петербург Фәннәр академиясендә эшли. 1889–1897 елларда Казан университетында, 1896 елдан профессор 1897 елдан .– Харьков, 1902–1908 елларда Новороссийск (Одесса шәһәре) университетлары профессоры.

1910–1914 елларда Краковта, Краков Фәннәр академиясе әгъзасы (1913 ел).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре үсемлекләр анатомиясе һәм физиологиясенә, аларның систематикасына карый. Яңа 8 төр тасвирлый. Үсемлекләрнең вегетатив органнарында хромосомалар булуын ачыклый.

Рус телендә беренче «Курс физиологии растений» (1891 ел) һәм «Курс анатомии растений» (1–2 кис., 1895–1897 еллар) дәреслекләре авторы.

В.А.Ротертның фототропизм буенча Казан университетында эшләгән чорда язылган «О гелиотропизме» (1893 ел) хезмәте аеруча киң танылу ала.

Хезмәтләре

О движении у высших растений. Казань, 1890.

О строении оболочки растительных сосудов. Казань, 1897.

Введение в физиологию растений. Хар., 1899.

Әдәбият

Манойленко К.В. Владислав Адольфович Ротерт. 1863–1916. Л., 1978.