Эчтәлек

1 2

1

Бердәм яшәү кагыйдәсе (устав) кабул иткән монахлар һәм монашкалар, буддачылар яки христианнар җәмгыяте.

2

 Дини җәмгыять урнашкан биналар комплексы. Казан төбәгендә беренче монастырьлар 1552 елдан соң әүвәл шәһәрләрдә барлыкка килә; православие монахларының ныгытылган авыллары һәм Урта Идел буендагы рус булмаган халыклар арасында христиан динен таратучы дини үзәкләр буларак оешалар. Монастырьлар башта агач диварлар белән әйләндереп алына. XVII йөз уртасыннан алар манаралы таш диварлар белән тотып алына башлый. Таш койма эчендә, кагыйдә буларак, кирпеч-таштан собор һәм чиркәүләр, ашханә, торак, дәвалану һәм хуҗалык корпуслары төзелә. Монастырьларга терлек абзары, буа, җиләк-җимеш, яшелчә бакчалары булдыру хокукы бирелгән, шуңа күрә аларның территорияләре еш кына эчке койма белән яшәү һәм хуҗалык зоналарына бүленгән. Монастырь зираты собор яки чиркәүләрнең берсе янында була.

Казандагы иң зур һәм билгеле монастырьлар: Казан Богородица хатын-кызлар монастыре, Успение ирләр монастыре (Елантау) һәм Кизик ирләр монастыре. Торак пунктлардан еракта урнашкан монастырьлар пустынь дип аталган. XX йөз башында ТР территориясендә 16 монастырь, шул исәптән Раифа Богородица пустыне, Макарий монастыре, Седмиозёрный пустыне эшләгән, пустыньнарга исем үзәк храм яки дәрәҗәле престолга карап бирелгән. Кайвакыт монастырьлар исемендә урындагы топономика чагылыш тапкан.

1930 еллар башыннан монастырьлар эшләүдән туктый.

1990 елларда алар кабат торгызыла.

2007 елга Татарстанда 7 ирләр (Кизик, Казан Богородица һәм Казан Иоанн Предтеча; Раифа; Седмиозёрный, Макарий; Зөядә Успение) һәм 3 хатын-кызлар (Казанда Успение, Елантау; Зөядә Иоанн Предтеча) монастырьлары эшли.

Автор — Х.Г.Надыйрова