ВКП(б)ның Чиләбе өлкә комитеты һәм хезмәт ияләре депутатларының өлкә советы органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1931 елның 20 декабреннән 1938 елның 1 апреленә кадәр Чиләбе шәһәрендә татар телендә нәшер ителә, барысы 709 сан.

1935 елның 6 апреленә кадәр «Төзү ударнигы» исеме белән чыга. Чиләбе трактор, металлургия, торба үткәргеч заводлары һәм Магнитогорск, Златоуст, Копейск шәһәрләре предприятиеләренең татар эшчеләре, Чиләбе өлкәсе авыл хезмәтчәннәре өчен чыгарыла.

1933–1934 елларда казакъ телендә кушымта да нәшер ителә.

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2012. Т.3;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.

Автор –  Т.М.Насыйров