Биографиясе

Гомер еллары: XVIII йөзнең икенче яртысы – XIX йөз башы.

1970 елларда Ленинградның Дәүләт тарих архивында табылган кулъязма шигырьләр җыентыгының авторы дип уйланыла. Шигырьләр 1786–1804 елларга карый.

Иҗаты

Эчтәлеге белән алар хаҗга бару һәм Мәккә шәһәренә сәяхәт кылу вакыйгаларына багышланган. Шигырьләрнең икесе – «Аерылышу» («Әл-видагъ») һәм «Һәр сәхәр вакътында калкып гизәрди...» («Вәйс әл-Караный»), тәмам халыклашып, Рамазан ае көннәрендә кичке намаздан соң мәчетләрдә көйләп әйтелә торган булган.

Әхмәдбикнең иҗатында дини һәм дөньяви мотивлар аралашып бара, автор социаль һәм рухи ярлылыкны тәнкыйть итә, җәмгыятьне сафландыру идеяләрен алга сөрә. Шул үзенчәлекләре белән Әхмәдбик иҗаты татар шигърияте үсешендәге мөһим бер яңалык буларак тәкъдир ителә.

Әхмәдбикнең аерым шигырьләре, авторы күрсәтелмичә, 1905 елда Казанда «Илаһи җыентык» («Мәҗмуга-и илаһи») исеме белән басылып чыга.

Әхмәдбикнең биографиясенә кагылышлы мәгълүматлар сакланмаган.

Әдәбият

Гайнетдинов М.В. XIX йөз татар әдәбияты тарихына яңа материаллар // Татар теле һәм әдәбияты. Казан, 1977. 6 т.

Татар әдәбияты тарихы. Казан, 1985. 2 т.

Татар поэзиясе антологиясе. Казан, 1992. 1 китап.

Автор – М.В.Гайнетдинов