Биографиясе

1911 елның 15 августы, Уфа губернасы, Минзәлә өязе Ширәмәт авылы — 1999 елның 23 августы, Зеленодольск шәһәре.

Чистай шәһәрендә слесарьлар курсын тәмамлый (1931). 1931–1983 елларда А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводында эшли, слесарьлар бригадиры (1932 елдан). Седовның рационализаторлык тәкъдимнәре диңгездә балык тоту судноларында файдаланыла торган «АСМА» балык туңдыру агрегатын реконструкцияләүдә һәм модернизацияләүдә кулланыла.

Бүләкләре

Герой исеме жидееллык (1959–1965) планны үтәгәндә ирешкән уңышлары һәм яңа техника булдырганы өчен бирелә.

Ленин ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Седовның исеме республика Мактау китабына кертелә (1967).

«Алтын куллы оста», «Иң яхшы рационализатор» исемнәренә лаек була.

Әдәбият

Герои Социалистического Труда и полные кавалеры ордена Трудовой Славы — наши земляки. Казань, 2003.