Тарихы

Авыл 1736 елдан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Биксентеево исеме белән билгеле. Авыл аша Казан – Уфа юлы үтә.

XVIII – XIX йөзләрдә халкы асаба башкортлар һәм типтәрләр катлауларына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

1773 – 1775 еллардагы Крәстияннәр кузгалышында халкы Е.И.Пугачёв ягында сугыша.

1802 елда авылда мәчет эшли, 1871 елда икенчесе, 1904 елда – өченчесе төзелә. 1837 елда мәктәп ачыла (1912 елда 45 ир бала һәм 24 кыз бала укый).

XX йөз башында 2 җил һәм су тегермәне була, шимбә базары эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 2196 дисәтинә тәшкил итә (1913 елда – 1622),

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Уфа губернасының Мтнзәлә өязе Байсар волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Актаныш, 1935 елның 10 февраленнән – Калинин. 1959 елның 12 октябреннән – Актаныш, 1963 елның 1 февраленнән – Минзәлә, 1965 елның 12 гыйнварыннан Актаныш районында.

Хәзер Әтәс авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында авылда “Кызыл игенче” колхозы оештырыла (беренче рәисе – Ш.Солтанов). 1956 елда “Игенче” колхозы (Әтәс авылы) составында. 1994 елда “Игенче” кооперативлары берләшмәсе. 2003 – 2008 елларда “Игенче” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы.

Халкы күбесенчә “Агрофирма “Әнәк” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1938 – 2012 елларда башлангыч мәктәп эшли.

Авылда медпункт, клуб бар.

Күренекле кешеләре

Ф.Г.Шәкүров (1951 елда туган) – инженер, ТРның атказанган төзүчесе, техник фәннәр кандидаты.

Халык саны

1816 елда – 97 ир заты;
1859 елда – 596,
1870 елда – 705,
1884 елда – 799,
1897 елда – 631,
1906 елда – 739,
1913 елда – 805,
1920 елда – 644,
1926 елда – 526,
1938 елда – 492,
1949 елда – 336,
1958 елда – 342,
1970 елда – 362,
1979 елда – 261,
1989 елда – 151,
2002 елда – 148,
2010 елда – 130,
2015 елда – 127 кеше (татарлар).