- РУС
- ТАТ
1) табигый терлек азыгы җирләренең уңдырышлылыгын күтәрү, культуралы печәнлекләр һәм көтүлекләр булдыру һәм алардан рациональ файдалану белән шөгыльләнүче үсемлекчелек тармагы; болын-көтүлек хуҗалыклары белән идарә итү системасы; 2) болын-көтүлек хуҗалыкларының теоретик нигезләрен эшләүче фән
Болынчылыкның төп бурычы — үлән үсемлекләреннән мөмкин кадәр күбрәк көтүлек азыгы, печән һәм башка төр терлек азыгы алу. Болынчылыкта терлек азыгы җитештерүнең бер өлеше табигый печәнлекләрне яхшырту һәм өстәмә чәчүле печән җирләре, көтүлекләр әзерләү чараларын үз эченә ала. XIX йөз ахырында Казан геоботаника мәктәбе барлыкка килә. Аңа нигез салучылардан С.И.Коржинский, А.Я.Гордягин һәм П.Н.Крылов Казан губернасының үсемлекләр дөньясын өйрәнәләр. Төп геоботаник тикшеренүләр 1930 елдан үткәрелә башлый һәм 1932 елга республиканың барлык территориясен колачлый. Казан университеты профессоры М.В.Марков тарафыннан ТАССРның болыннары картасы төзелә (1934) һәм «Татарстан болыннары» китабы языла (1946).
Татарстан авыл хуҗалыгы тәҗрибә станциясендә (1969 елдан Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты) болынчылык буенча эшләр алып барыла, 1920 елда биредә болын терлек азыгы җитештерү бүлеге төзелә, су баса торган болынчылык буенча Усад тәҗрибә кыры оештырыла. 1920-1930 елларда әлеге кырда республиканың табигый терлек азыгы җирләрен яхшырту ысулларын өйрәнү максаты белән тикшеренүләр үткәрелә. 1969 елдан бүлектә сугарулы игенчелек һәм терлек азыгы җитештерү буенча эшләр алып барыла. 1969-1978 елларда Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтында М.М.Маликов, Ф.Х.Хәбибуллин, Ф.Н.Сафиуллиннар тарафыннан эшләнгән культуралы печәнлекләр һәм көтүлекләр булдыру һәм аларны куллану технологиясе 1976 елда СССР ВДНХсының бронза медаленә лаек була. 2000 нән болын терлек азыгы җитештерү бүлеге табигый һәм культуралы печәнлек-көтүлекләрне торгызудагы ресурс — энергия сакланышлы технологияләрне камилләштерү буенча фәнни тикшеренүләр алып бара. Болынчылыкның теоретик мәсьәләләрен хәл итүдә шулай ук Казан авыл хуҗалыгы академиясе һәм Казан ветеринария медицинасы академиясе галимнәре дә катнаша.
ТРда беренче тапкыр печәнлек һәм көтүлек, сазлык, куаклык һ.б. көтү йөртү һәм печән чабу өчен файдаланылган җирләрдә тулы күләмле тикшеренүләр үткәрелә. Башкарылган эшләр нәтиҗәсендә 224 мең га мәйдандагы эрозияләнгән сөрү җирләре печәнлек һәм көтүлекләр итеп калдырыла. Республикада печәнлек һәм көтүлекләрнең гомуми мәйданы 1056 мең га, ягъни барлык авыл хуҗалыгы җирләренең 23%ын тәшкил итә. Печәнлек җирләре соңгы 20 елда 180 мең га га кимегән (нигездә Куйбышев сусаклагычы җәелүе нәтиҗәсендә). 2007 елның 1 гыйнварына печәнлек һәм көтүлекләр гомуми авыл хуҗалыгы мәйданының 1055,5 мең гектарын (24,2%) алып тора; шуларның 133,7 мең гектарын — печәнлекләр, 921,8 мең гектарын көтүлекләр (печәнлек һәм көтүлекләрнең 87,3%ы) тәшкил итә. Табигый терлек азыгы җирләренең нигезен 527 мең га мәйданда үзәнлек болыннары (гомуми печәнлек һәм көтүлек мәйданының 50%ы) алып тора. ТРда авыл хуҗалыгы җирләренең сөрелгәнлек дәрәҗәсе бик югары — 75,8%, моңа сөзәк тау битләрендәге болыннар да керә, ә калган мәйданнар — вак контурлы, нык тапталган көтүлекләр (мәйданы — 302,1 мең га — 30,2%). Төбе коры үзән һәм чокыр-чакырлардан торган болыннар — 55,7 мең га (5,3%).
Татарстан өчен куе ерымнар челтәре характерлы. Үсемлекләрнең төп төрләренә — меңъяфрак һәм тәңкәяфрак катнаш төрле үләннәр, сарут — кындырак, арышбаш — сарут төрләре керә. Киптерелгән массага күчереп исәпләгәндә, 1 га га 7-12 ц уңыш туры килә. Яхшы сыйфатлы терлек азыгы. Уйсу болыннар исә түбән субүләрләрдә, киң иңкү, коры үзәннәрдә, су басмый торган елга үзәннәрендә урнашкан, барлыгы — 88,5 мең га (8,4%), төпләре сазланган, түмгәкләнгән. Үсемлек төрләре: болынчыл һәм кызылсолычалар, сүсәнле печән һәм болынчыллар. Уртача уңышы 1 га дан 10-12 ц, терлек азыгы буларак уртача һәм түбән сыйфатлы. Су баса торган болыннар кече һәм урта зурлыктагы елга үзәннәрен алып тора. Алар коры һәм дымлы болыннарга бүленә, 159 мең га мәйдан (15,1%) били. Коры болыннардагы үсемлек төрләре — төрле үлән һәм йончалар, сарут, кындырак һәм кызыл солыча, дымлыларында — сарут, кырчыл, кындырак.
Печәнлекләрдә 1 га дан 14-24 ц, көтүлекләрдә 8-12 ц уңыш чыга. Терлек азыгы уртача һәм яхшы сыйфатлы. Сазлыклы болыннар 15,8 мең га мәйданны (1,5%) алып тора. Болынчыл — кыяклы һәм камышлы үлән төрләре өстенлек итә. Терлек азыгы буларак сыйфаты түбән. Печәнлекләрдә, киптереп исәпләгәндә, уртача уңыш 16,7 ц/га, көтүлекләрдә 7,4 ц/га. Үлән капламы тапталган болыннарны яңарту өчен, чирәм өслеген сөреп, бу җиргә ТР туфрак климаты шартларына яхшы ук яраклашкан күпьеллык үлән төрләреннән һәм сортларыннан (люцерна, болын клеверы, кылчыксыз талкыш, айравык) яңа үлән катламы үстерелә. 30-40%ын терлек азыгы үләннәре алып торган болыннарның үлән капламын табигый флораны мөмкин кадәр саклап калу ысуллары кулланып яхшырталар (үләннәрне авыр тырмалар белән дисклап өстәп чәчү, туфракны капламсыз йомшартудан соң, шулай ук яңа төр чәчкечләр ярдәмендә турыдан-туры чирәмгә чәчү). Культуралы болыннардан вегетация чорында өзлексез яшел масса алу өчен төрле өлгерешле үлән капламнары (иртә, уртача, соң өлгерешле) булдырыла.
Зелёная книга Республики Татарстан. К., 1993;
Государственный доклад о состоянии земель в Республике Татарстан в 1995 году. К., 1996;
Основные направления развития кормопроизводства РФ на 2010 г. М., 2001;
Маликов М.М. Система кормопроизводства в Республике Татарстан. К., 2002.
Авторлар — А.А.Габдрахманов, М.М.Маликов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.