Биографиясе

1925 елның 5 сентябре, БАССРның Илеш районы Буралы авылы – 1991 елның 16 апреле, Уфа шәһәре.

Харьков хәрби училищесен (1944), Рига югары авиация-инженерлар училищесен (1952), Н.Е.Жуковский исемендәге Хәрби-һава инженерлар академиясен (1962) тәмамлый.

1972 елда Уфа авиация институтында җитештерү процессларын автоматлаштыру (1978 елдан АСУ) кафедрасын оештыра һәм җитәкли.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре аеруча кискен шартларда (критик ситуацияләрдә) эшләүче югары дәрәҗәдә оештырылган системалар белән идарә итү проблемаларына карый. Йосыпов беренче тапкыр карарлар кабул итү автоматлаштырылган системаларының өч контурлы төзелешен тәкъдим итә һәм дәлилли, аларның методологик нигезләрен һәм төзелеш принципларын эшли.

Хезмәтләре очкыч аппаратлар, сәнәгый җитештерү, махсус билгеләнешле системалар белән идарә итү өлкәсендә гамәлгә кертелә.

Уйлап табуга 50 дән артык авторлык таныклыгы бар.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Бүләкләре

2 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

Уфа авиация-техника университетында мемориаль такта куелган.

Хезмәтләре     

Автоматизированные системы принятия решений. М., 1983;

Автоматизированное управление ситуациями в агропромышленном комплексе. Уфа, 1988 (автордаш).