Эчтәлек

Татарларның борынгы бабалары – терлекчелектә зур үсешкә ирешкән Идел болгарлары, гадәттә, күн аяк киеме – юфть (йомшак күн) һәм сафьяннан эшләнгән итекләр, башмаклар, галошлар киеп йөргәннәр.

X–XII йөзләргә караган күн аяк киеменең сакланып калган кисәкләре Болгар һөнәрчеләренең югары дәрәҗәдәге осталыгы хакында сөйли. Алар еш кына үз эшләнмәләрен күнгә басып бизәк төшерү, чигү ысуллары белән бизиләр, шулай ук төрле төстәге күннән аппликация, фигуралы металл бизәкләр дә кулланалар.

Казан татарларында күн аяк киеме киез аяк киеме шикелле үк традицион булып тора: кышта – киез итекләр, барлык ел фасыллары өчен киез каталар файдаланылган. Эшкә чабата кигәннәр. Ул тула оек, бәйләгән оек, киндер оек, киндер ыштыр, тула ыштыр, җитен тукымадан тез бәйләвече (аяк чолгавы, аякчу) белән киелгән.

XIX–XX йөзләр чигендә Казан һәм Казан арты итекчеләренең күптөсле бизәкле мозаика ысулы белән җитештергән эшләнмәләре киң таныла.

XX йөздә Арча милли аяк киеме җитештерү берләшмәсе эшләп чыгарган һәм авыл осталары тарафыннан җитештерелгән бизәкле читекләр, башмаклар, кәвеш, каталарга ихтыяҗ аеруча зур була.

Шулай ук кара: Аяк киемнәре тегү кәсепчелеге, Аяк киеме җитештерү сәнәгате.

Әдәбият

Гулова Ф.Ф. Татарская национальная обувь: искусство кожаной мозаики. Казань, 1983.

Суслова С.В., Мухамедова Р.Г. Народный костюм татар Поволжья и Урала. Казань, 2000.

Саттарова Л.И. Казанская узорная кожа. М., 2004.