РСДРПның Казан бюросы органы.

«Казанская рабочая газета и известия совета солдатских и рабочих депутатов» газетасының дәвамчысы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1917 елның 9 ноябреннән 1918 елның 18 маена кадәр Казанда рус телендә нәшер ителә, барысы 135 саны чыга.

Нашире һәм мөхәррире — Б.Н.Нелидов; 1918 елның апреленнән маена кадәр күпчелек саны А.О.Рясенцев редакциясендә чыга.

1918 елның апрелендә өч кушымта саны («Вечерняя газета») басыла.

Актив авторлар арасында — М.Борисов, М.Брук, А.Визгалик, Ю.Денике, Г.Кипень, П.Левицкий, С.Маркин, Б.Нелидов, Т.Полюк, Б.Поновецкий, А.Трояновский, Р.Шанин, А.Эрдели.

Төп рубрикалары: «Рәсми бүлек», «Партия тормышы», «Эшче тормышы», «Кооператив тормышы», «Сугыш», «Чит илләрдә», «Россия буйлап», «Губерна буйлап», «Икътисади хроника», «Театр һәм музыка».

Юнәлеше

Газета большевикларны Учредительләр җыенын куып тараткан, Брест солыхы төзегән һәм демократик матбугатны эзәрлекләгән өчен тәнкыйтьли.

Казан Советы башкарма комитеты карары белән ябыла.

Соңгы саны «Илне һәм революцияне үлемнән бары бөтен демократиянең берләшүе һәм дустанә иҗади эше генә коткара ала. Социализмга юл демократия аша гына ята. Көч куллану һәм золым бетсен. Бетсен Гражданнар сугышы! Яшәсен Учредительләр җыены!» өндәмәсе белән чыга. Ябылып ун көн узганнан соң, «Рабочее дело»ның дәвамчысы — 19 саны чыгуга, шулай ук хөкүмәт тарафыннан ябылган «Рабочая воля» газетасы басыла башлый.

1918 елның җәендә Казан Чех-словак корпусы һәм Халык армиясе кулына күчкәннән соң, «Рабочее дело» газетасы Казан меньшевиклар губерна комитеты органы буларак кабат басыла башлый (1918 елның 9 августыннан 10 сентябренә кадәр чыга; 23 сан, мөхәррире — Б.Н.Нелидов. Газетада яңа рубрикалар барлыкка килә: «Яңа властьның программасы һәм эше», «Халык армиясе фронты».

«Халык властен саклау өчен барыгыз да коралга!» дигән өндәмә белән чыккан соңгы санында меньшевикларның Казан губерна комитетының һәр эшче «социализм патшалыгына барган юлны чистарткан Халык армиясе сафларына кулга корал тотып кушылырга» тиеш, дигән мөрәҗәгате басыла.

Казанны Кызыл Армия алганнан соң, газета басылудан туктый.

Әдәбият

Первый год пролетарской революции: Сб. док. и материалов. Казань, 1933;

Мухарямов М.К. Октябрь и национальный вопрос в Татарии. Казань, 1958;

Насыров Т.М. Октябрь и печать Татарии. Казань, 1975;

Татар энциклопедиясе. Казан, 2017. Т.5;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.