Тарихы

Авылга XVII йөзнең ахырында Ярәп авылыннан күченеп килүчеләр нигез сала.

XVIII йөз урталарында шулай ук бирегә Ногай даругасының Кожаевка авылыннан, Вятка провинциясе Котельнич өязе Заболотная авылыннан, Алат даругасы Филипповка авылыннан рус крәстияннәре дә күченеп килә.

XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә (элекке ясаклы чукынган чуашлар, казна хезмәтендәгеләр). Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.

1891 елда авылда чиркәү-приход мәктәбе ачыла (1903 елда 37 ир бала һәм 8 кыз бала укый).

1898 елда Петербург сәүдәгәре А.В.Шенекерль акчасына агачтан Покров Пресвятая Богородица чиркәве салына. 1930 елларда ябыла, бинасында ашлык саклау урыны була. 1967 елда чиркәү өлешчә сүтелә, 1992 елда дин тотучы кешеләргә тапшырыла. 1996 елда анда гыйбадәт кылу йорты ачыла.

XX йөз башында авылда тегермән, 2 вак-төяк кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1596 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Спас өязе Юхмачы волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Спас кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Әлки, 1935 елның 10 февраленнән – Кузнечиха, 1944 елның 19 февраленнән – Юхмачы, 1956 елның 1 декабреннән – Кузнечиха, 1960 елның 28 октябреннән – Әлки, 1963 елның 1 февраленнән – Куйбышев, 1965 елның 12 гыйнварыннан Әлки районында.

Хәзер Түбән Кәчи авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда “Пролетарий” колхозы  оештырыла, соңрак Будённый исемендәге колхоз буларак билгеле, аннан соң “Малалла” колхозы составына керә, 1958 елдан “Чирмешән” колхозы үзәк утары була.

2002 – 2004 елларда “Чирмешән” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы.

Халкы күбесенчә “Кызыл Шәрекъ Агро” ачык акционерлык җәмгыятендә эшли, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1937 елда авылда җидееллык мәктәп ачыла (1988 елда яңа бина төзелә), 2001 елда – урта, 2008 елда тулы булмаган урта мәктәпкә үзгәртелә.

Авылда балалар бакчасы (1970 елдан), мәдәният йорты (1982 елдан), китапханә, фельдшер-акушерлык пункты бар.

2009 елдан “Шиинские напевы” вокаль ансамбле эшли, җитәкчесе – М.А.Иванова.

Авыл янында археология истәлекләре: борынгы шәһәрчек (“Кала-тау” аймагы, XVIII йөздә ачыла), монголларга кадәрге болгар чорына караган төрле типтагы сигез истәлек һәм ике Имәнкискә культурасы торулыгы табыла.

Күренекле кешеләре

В.Я.Мошков (1928 – 1990) – “Малалла”, Будённый исемендәге колхозларның колхоз рәисе (1957 – 1971 еллар); торак пункт үсешенә зур өлеш кертә (административ-мәдәният бинасында аның истәлегенә мемориаль такта куела).

Халык саны

1782 елда – 240 ир заты;
1859 елда – 436,
1897 елда – 952,
1908 елда – 1051,
1920 елда – 1139,
1926 елда – 867,
1938 елда – 680,
1949 елда – 645,
1958 елда – 609,
1970 елда – 609,
1979 елда – 509,
1989 лда – 380,
2002 елда – 385,
2010 елда – 333,
2015 елда – 354 кеше (чуашлар – 62%, руслар – 35%).