Эчтәлек

Авылга XVII йөздә нигез салына.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук кирпеч сугу һәм он тарту кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында авылда мәчет, җил тегермәне, вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 670,4 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Мүлмә волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан –  Тукай, 1938 елның 25 мартыннан – Әтнә, 1959 елның 12 октябреннән – Тукай, 1963 елның 1 февраленнән Арча районында.

Хәзер Утар Аты авыл җирлеге составына керә.

1930 елда авылда Красин исемендәге авыл оештырыла, 1951 елда Сталин исемендәге колхоз белән берләштерелә, 1960 елда Тукай исемендәге колхоз итеп үзгәртелә, 1985 елда – берләштерелгән “Чулпан” колхозы, 1990 елда яңадан Тукай исемендәге колхоз составына керә. 2001 елдан крәстиян-фермер хуҗалыгы, 2015 елдан “Тукай” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять. Халкы күбесенчә шул җәмгыятьтә эшли, сөт терлекчелеге, кырчылык белән шөгыльләнә.

Халык саны

1782 елда – 71 ир заты;
1859 елда – 400,
1897 елда – 435,
1908 елда – 490,
1920 елда – 416,
1926 елда – 470,
1938 елда – 390,
1949 елда – 243,
1958 елда – 173,
1970 елда – 125,
1979 елда – 117,
1989 елда – 72,
2002 елда – 89,
2010 елда – 86,
2015 елда – 91 кеше (татарлар).