Тарихы

1651–1654 еллардан мәгълүм.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы алпавыт һәм дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда җил тегермәне эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 296 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Зөя өязе Кошман волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Зөя кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Ульянково, 1927 елның 1 августыннан – Кайбыч, 1963 елның 1 февраленнән – Буа, 1964 елның 4 мартыннан – Апас, 1991 елның 19 апреленнән Кайбыч районында.

Хәзер Колаңгы авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

Халкы күбесенчә кырчылык белән шөгыльләнә.

Халык саны

1782 елда – 80 ир-ат;
1859 елда – 104,
1897 елда – 245,
1908 елда – 306,
1920 елда – 305,
1926 елда – 282,
1938 елда – 221,
1949 елда – 139,
1958 елда – 211,
1970 елда – 105,
1979 елда – 74,
1989 елда – 63,
2002 елда – 44,
2010 елда – 57,
2017 елда – 53 кеше (руслар).