- РУС
- ТАТ
1920–1930 елларда ТАССРда административ-териториаль бүленеш берәмлеге
Республиканың көньяк-көнчыгыш чигендә урнашкан.
Үзәге – Бөгелмә шәһәре.
Самара губернасының Бөгелмә өязенә кергән 26 волость җирлегендә оештырыла. Мәйданы 8769 км2 (1926). Халкы 257608 кеше, шул исәптән татарлар 56,2%, руслар 32,9%, мордвалар 4,4%, чуашлар 3,9% (1926). Шәһәрдә яшәүчеләр – 14302, авылда яшәүчеләр 243306 кеше. Халкының гомуми тыгызлыгы 1 км2га 29,4 кеше, авыл җирендә 27,7 кеше.
1926 елда 693 авыл торак пункты була, алар 14 волостька бүленә: Азнакай, Әлки, Әлмәт, Баулы, Бәйрәкә, Бөгелмә, Габдрахман, Михайловка, Попов, Салих, Тымытык, Чирмешән, Чыршылы, Шөгер (1929).
Металл эшкәртү, азык-төлек җитештерү сәнәгате була. 1926 елда Бөгелмә кантонында сәнәгатьтә һәм һөнәрчелектә 3174 эшләүче теркәлгән. Халыкның күпчелеге авыл хуҗалыгы тармагында эшли – 1928 елда 52907 крәстиян хуҗалыгы була. 1925 елда 100 авыл хуҗалыгы кооперативы исәпләнә. Сөрү җирләре мәйданы 414 мең га чамасы (1928). 1916 елда Бөгелмә кантоны биләмәсендә арыш – 124162, солы – 40077, карабодай – 36127, тары – 21508, борай – 17415, бодай – 8095, бәрәңге – 1342 га да һәм беркадәр техник культуралар игелгән. 552168 баш мал асралган, шул исәптән 133083 баш мөгезле эре терлек, 76154 – ат, 314236 – сарык, 9886 – кәҗә, 18809 баш дуңгыз. 1927 елда 219 мәктәп, шул исәптән 210 башлангыч мәктәп эшли.
1930 елда ТАССРны районнарга бүлү чорында Бөгелмә кантоны Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Тымытык, Шөгер районнарына бүленә.
Статистический справочник по промышленности ТССР. Казань, 1924.
Статистический справочник по сельскому хозяйству. Казань, 1925.
Всесоюзная перепись населения 1926 года. М., 1928–1929. Т.3, 9.
Статистический ежегодник по Татарской Социалистической Советской Республике. Казань, 1928–1929.
Всесоюзная школьная перепись 15 декабря 1927 года. М., 1930. Т.1.
Автор – И.Р.Вәлиуллин
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.