Эчтәлек

Тропосферадагы гомуми атмосфера циркуляциясенең төп һава агымнарына пассатлар, муссоннар, циклоннар һәм антициклоннар белән бәйле һава агымнары керә, стратосферада һәм мезосферада һаваның зональ (көнбатыш һәм көнчыгыш) хәрәкәтләре өстенлек итә. Атмосфера циркуляциясе барлыкка килүнең сәбәбе – җылылык балансы аермалыкларына бәйле рәвештә атмосфера басымының Җир шары буенча төрлечә булуы. Горизонталь һәм вертикаль юнәлешләрдә бик зур һава массаларының даими күчеше Җир шарының төрле районнары арасында җылылык һәм дым күчешенең көчле механизмын тәшкил итә.

Шуңа бәйле рәвештә атмосфера циркуляциясе атмосферадагы җылы һәм дым әйләнешенә йогынты ясый һәм климат барлыкка китерүче мөһим фактор булып тора.

Җирле физик-географик шартлар тәэсирендә җир өстенең чагыштырмача зур булмаган мәйданында барлыкка килгән атмосфера циркуляциясе җирле циркуляция исемен йөртә.

ТР климатына уртача киңлекләрдән атлантик һава массаларын күчерә торган тропосфера көнбатыш ташкыннары күбрәк йогынты ясый, алар аны йомшарта һәм дымландыра. Моннан тыш, арктик һәм тропик киңлек районнарында формалашкан һава массалары да килә. Аларның күчеше циклоннарда һәм антициклоннарда барлыкка килгән һава агымнары йогынтысында үтә. Октябрьдән алып мартка кадәрге чорда циркуляция процесслары, уртача алганда, һава температурасы күтәрелүгә, апрельдән сентябрьгә кадәр аның төшүенә сәбәп була. Бу процесслар атмосфера явым-төшемнәре режимына да хәлиткеч йогынты ясыйлар. Көнбатыш һәм көньяк-көнбатыш һава агымнары өстенлек итү сәбәпле, ТР территориясендә, көнчыгыш һәм көньяк-көнчыгыштарак территорияләр белән чагыштырганда, климатның континентальлеге кимрәк.

Әдәбият    

Погосян Х.П. Общая циркуляция атмосферы. Л., 1972;

Климат и загрязнение атмосферы в Татарстане. К., 1995.

Авторлар — Э.П.Наумов, Ю.П.Переведенцев