150 ләп төре билгеле. Төньяк ярымшарның тропиктан тыш өлкәләрендә, күбесенчә Урта диңгез буенда очрыйлар.

ТРда бер төре – гади баллы чәчәк (L. vulgaris) барлык районнарда да таралган. Нарат урманнарында, болыннарда, кырларда, чүпле җирләрдә, юл буйларында үсә.

Тамыры – үзәк, юан. Сабагы туры, 90 см га кадәр озынлыкта. Яфраклары утырма, чиратлашкан, кыяклы – ланцетсыман, очлы. Чәчәкләре эре, саргылт төстә, чуксыман чәчәк төркемендә. Җимеше – дисксыман кара орлыклар белән тулган ике оялы йомыркасыман тартмачык. Июнь-августта чәчәк ата. Җимешләре август аеннан өлгерә башлый. Бер үсемлек 30 меңгә кадәр орлык бирә. Орлыклардан һәм тамыр үрентесеннән үрчиләр.

Үләндә алкалоидлар, флавоноидлар, органик кислоталар, сапониннар, пектин матдәләре бар.

Халык медицинасында үлән төнәтмәсен тир чыгару, үт һәм бәвел кудыру, тире авыруларын дәвалау өчен кулланыла.

Баллы, декоратив, агулы, чүп үлән.

Яшел үләне – инсектицид.