Тарихы

Авылга XVIII йөзнең икенче яртысында нигез салына (башка мәгълүматларга караганда, 1658 елда). Авыл аша Оренбург – Казан юлы уза.

XX йөз башында авылга Пенза татар-мишәрләре күченеп утыра.

1860 елларга кадәр халкы асаба башкортлар, типтәрләр һәм дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, умартачылык, казлар үстереп сату.

XX йөз башында авылда 3 мәчет (“Кызыл мәчет”, “Зур мәчет”, Сөләйман мәчете), мәктәп, русча укырга-язарга өйрәтү мәктәбе, 3 су тегермәне, земство почта станциясе, шимбә базары, ярминкә (6 декабрьдә) эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 6073 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Самара губернасының Бөгелмә өязе Салих волостена керә.

1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Баулы, 1963 елның 1 февраленнән – Бөгелмә, 1965 елның 12 гыйнварыннан Баулы районында.

Хәзер Татар Кандызы авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда Ворошилов исемендәге, “Кызыл Октябрь”, “Кызыл чишмә” колхозлары оештырыла, 1951 елда Ворошилов исемендәге колхозга берләштерелә, 1957 елда авыл “Кандыз” совхозына керә (Поповка авылы белән бергә), 1961 елда “Южный” совхозы исемендә аерылып чыга, 1990 – 2002 елларда “Кандыз” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы. “Южный” совхозы районда иң эре совхозларның берсе була.

Авыл үсешенә зур өлешне совхоз директоры А.Ш.Булатов кертә; аның тырышлыгы белән клуб, торак йортлар, дуңгыз комплексы, товарлыклы сөт җитештерү фермалары һәм башкалар төзелә.

Халкы күбесенчә крәстиян фермер хуҗалыгында эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге, сарык, дуңгыз асрау белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1927 елда авылда башлангыч мәктәп (башта мәчет бинасында урнаша), 1947 елда җидееллык (1959 елда яңа бина төзелә), 1966 елда – урта мәктәп итеп үзгәртелә (1984 елда яңа бина төзелә).

1988 елда мәктәптә Икмәк музее ачыла (700 дән артык саклау берәмлеге, оештыручысы – Ш.А.Хәлиуллин).

1984 елда авылда Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнар истәлегенә мемориаль комплекс төзелә, Билгесез солдатка һәйкәл куела.

Авылда мәдәният йорты (1969 елдан), китапханә (1930 елдан, 1969 елда мәдәният йорты бинасында), фельдшер-акушерлык пункты (1970 елдан, 2014 елда яңа бина төзелә), “Ләйсән” балалар бакчасы (мәктәп бинасында), “Шәйдулла” мәчете бар (1998 елдан).

Мәдәният йорты каршында: театр (1959 елдан, 1997 елдан халык театры, оештыручысы – Г.М.Сафина), “Наза” фольклор коллективы (1969 елдан, оештыручысы – Т.Н.Гөзәерова), балалар театр коллективы эшли (2008 елдан, оештыручысы – Р.Гыйззәтуллина).

Авылда төзекләндерелгән чишмәләр: “Ак чишмә”, “Ибли чишмәсе”, “Кайнап чыккан чишмә”, “Корыган чишмә”, “Кызыл чишмә” бар.

Күренекле кешеләре

И.Х.Әхмәтҗанов (1950 елда туган) – ТАССРның РФнең атказанган артисты, ТРның халык артисты, ТРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты;

Р.Х.Әхмәтҗанов (1941 – 1995) – шагыйрь, ТАССРның сәнгать эшлеклесе (авыл урамы аның исеме белән йөртелә, ул туган йортка мемориаль такта куела);

М.Ф.Нургалиев (1927 елда туган) – нефтьче, СССРның Югары Советы депутаты (1954), Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә, Бөек Ватан сугышында катнаша;

Т.Г.Таһирҗанов (1956 елда туган) – хакимият-хуҗалык хезмәткәре, ТРның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары (2006 елдан);

А.Н.Талипов (1949 елда туган) – авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе, ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре.

Халык саны

1859 елда – 1066,
1889 елда – 1220,
1897 елда – 1510,
1910 елда – 2120,
1920 елда – 2230,
1926 елда – 2333,
1938 елда – 1781,
1949 елда – 1472,
1958 елда – 1462,
1970 елда – 2078,
1979 елда – 1644,
1989 елда – 1317,
2002 елда – 1023,
2010 елда – 933,
2015 елда – 865 кеше (татарлар).