Биографиясе

1957 елның 6 маенда Зеленодольск шәһәрендә туган.

1985 елда Казан консерваториясен (Б.Трубин классы) тәмамлый. 1989 елдан Татарстан Композиторлар берлеге рәисе.

1987–2001 елларда Казан консерваториясендә (1992–2001 елларда композиция кафедрасы мөдире) укыта.

Р.Кәлимуллин киеренке иҗат эшен педагогик һәм музыкаль-җәмәгатьчелек эшчәнлеге белән бәйләп алып бара. 1992 елдан «Европа-Азия» хәзерге заман музыкасы халыкара фестивален оештыру комитеты директоры һәм рәисе. Бер үк вакытта С.С.Прокофьев исемендәге Яшь композиторларның халыкара конкурсы (Мәскәү) жюри әгъзасы, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге бирү комитеты әгъзасы.

Иҗаты

Хәзерге татар композиторлар мәктәбенең иң көчле вәкилләреннән берсе. Р.Кәлимуллинның иҗади үзенчәлеген борынгыдан килгән милли музыкаль фикерләүне заманча гәүдәләндерүе, яңача алымнар куллана белүе билгели. XX йөз ахыры – XXI йөз башы композиторлык техникасы чаралары белән иркен эш итә, аны үзенең иҗатында интонацион һәм милли эчтәлекле җирлектә табигый һәм нәтиҗәле куллана.

Р.Кәлимуллинның иҗатында төп урынны камера оркестры, хор, орган, аерым башкара торган уен кораллары өчен язылган әсәрләр алып тора.

Аның әсәрләре Россиядә, шулай ук Япония, Люксембург, АКШ һ.б. илләрдә киң яңгыраш ала. Татарстан Республикасы Дәүләт квартеты, Р.Абязов җитәкчелегендәге «La Primavera» камера оркестры, органчы Р.Абдуллин, япон пианисты А.Такахаши, Америка музыкантларының «Signus» хәзерге заман музыкасы ансамбле, пианист Р.Поллок, кларнетчы Ф.Башор һ.б.ның репертуарларына керә.

Р.Кәлимуллинның иҗат тематикасы татар халкы тарихының эпохаль вакыйгаларына һәм мәшһүр шәхесләренә мөрәҗәгать итүе белән аерылып тора.

Төп әсәрләре

  • И.Юзеев либреттосына «Ерактагы кәккүк авазы» (1989) рок операсы;
  • симфоник әсәрләр: «Болгар» симфоник поэмасы (1982, икенче редакциясе, 1986), Р.Мингалимов шигырьләренә язылган «Тынлык һәм тынычлык» вокаль-симфоник поэмасы (1987);
  • акапелла хор өчен язылган әсәрләр: «Ходай алдында без җаваплы», «Әлвидаг» хор әсәрләре;
  • камера-вокаль әсәрләре: Н.Арсланов шигырьләренә тавыш һәм фортепиано өчен «Тынычлык турында» һәм «Бәхет турында» поэмасы (1985), тавыш һәм 2 флейта өчен Р.Мингалимов шигыренә «Риваять» поэмасы (1987), тавыш, флейта, виолончель һәм фортепиано өчен музыка (1991), вокаль квартет өчен П.Поупның «Виндзор урманыннан» шигыренә музыка (2001);
  • камера-инструменталь әсәрләре: фортепиано өчен 2 соната (1985, 1987), виолончель-соло өчен 2 соната (1986, 1990), Г.Тукай истәлегенә Өченче кыллы квартет (1986), фортепиано өчен «Истанбулда иртә» фантазиясе (1993), флейта, фортепиано һәм бәрмә уен кораллары өчен «Пальмира күренеше» триосы (1993), флейта-соло өчен соната-фантазия (1995), 2 саксофон өчен дуэт (2000), 4 саксофон өчен «Франкфурт-Люксембург поезды» (2002), баян һәм скрипка өчен «Инсайт» (2002);
  • орган өчен: «Онытылган аваз» фантазиясе, икенче «Муенга элмәк» фантазиясе;
  • скрипка, бәрмә уен кораллары һәм магнитофон өчен (бер башкаручы өчен) «Теләкләр көзгесе»;
  • виолончель, магнитофон һәм ике биюче өчен соната-фантазия (1998), «Үргән дөге турында төш»;
  • виолончель, бәрмә уен кораллары һәм магнитофон өчен музыкаль хәрәкәтләр (2000);
  • катнаш хор һәм оркестр өчен «Казанны сагыну» концерт-поэмасы (2004);
  • оркестр белән фортепиано өчен концерт (2006), симфоник оркестр өчен «Минем Татарстаным» увертюрасы, симфоник оркестр өчен «Илем даны» әсәре (2007), симфоник оркестр өчен «Татар халык җырлары темасына фантазия» (2007), оркестр өчен концерт (2008), оркестр-гитара өчен концерт (2009, «21 гасырда классик гитара» Халыкара фестивале, премьера – Казан), симфоник оркестр өчен «Фанфаралар» (2009), гитара өчен дуэт (2009).

Бүләкләре

К.М.Вебер исемендәге халыкара конкурс (Германия, 1987), «Вена-Модерн-Мастер» халыкара конкурсы (Австрия, 1994), РФ Композиторлар берлегенең Д.Д.Шостакович исемендәге бүләге (1998) лауреаты.

РФ Хөкүмәтенең мәдәният өлкәсендәге бүләге (2005), Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге (2007) лауреаты.

Авторы – Р.Г.Усеинова