Биографиясе

1910 елның 14 июле, Казан губернасы, Чистай өязе Кубас авылы — 1989 ел, Мәскәү.

Сумы артиллерия училищесен (1936), Ф.Э.Дзержинский исемендәге Эшче-Крәстиян Кызыл Армиясенең артиллерия академиясен (Мәскәү, 1941), К.Е.Ворошилов исемендәге Югары хәрби академияне (Мәскәү, 1948), Ф.Э.Дзержинский исемендәге Артиллерия-инженерлар академиясе каршындагы Югары академик курсларны (Мәскәү, 1962) тәмамлый.

1930 елдан Сталинград трактор заводында фрезерчы булып эшли.

1932 елда Кызыл Армия сафларына чакырыла. 1941 елның июленнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 5 нче гвардия армиянең артиллерия штабы разведкасы башлыгы (1 нче Украина фронты).

1945 елның гыйнвар-февраль айларында Висла-Одер операциясе барышында батырлык күрсәтә.

1945 елның мартында армиянең тупчы артиллерия бригадасына командир итеп билгеләнә.

1945–1969 елларда, җаваплы хәрби урыннарда эшли, СССР Оборона министрлыгы үзәк аппаратында җаваплы вазифалар башкара.

Бүләкләре

Ике Ленин ордены, дүрт Кызыл Байрак, ике 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, ике Кызыл Йолдыз орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

Новоукраинка һәм Кралупи (Чехословакия) шәһәрләренең Мактаулы гражданы. Кралупидагы бер урамга Кузьмин исеме бирелә.

Әдәбият

Батырлар китабы — Книга Героев. К., 2000;

Ханин Л. Герои Советского Союза — сыны Татарии. К., 1963;

Герои Советского Союза — наши земляки. К., 1984. Кн. 2;

Герои Советского Союза: Краткий биогр. словарь. М., 1987. Т. 1.