Тарихы Икътисад киңәшмәсе (ЭКОСО) каршында Дәүләт план комиссиясе (РСФСР Халык Комиссарлары Советының 1921 ел 17 март Декреты һәм ТАССР Халык Комиссарлары Советының 1922 ел 2 апрель карары нигезендә төзелә) оештырылган вакыттан башлана. 1926 елдан ТАССР Халык Комиссарлары Советы, 1946 елдан ТАССР Министрлар Советы каршында эшли, ТАССР Югары Советы Президиумының 1978 ел 15 сентябрь Указы белән исеме ТАССР Дәүләт план комитеты (Госплан) дип үзгәртелә.

Элек Татарстан халык хуҗалыгының гомуми үсеш планын эшләү һәм аны республиканың төрле ведомстволарының план фаразларына яраклаштыру белән шөгыльләнә. 1920 еллар уртасыннан ТАССР халык хуҗалыгының перспектив планын булдыру өстендә эшли һәм аны гамәлгә ашыру өчен чаралар системасын әзерли, республиканың еллык бюджет проектларын, табигый байлыклардан файдалану, сәнәгатьне, авыл хуҗалыгын һ.б. тармакларны үстерү буенча планлаштыру-хуҗалык мәсьәләләрен карый.

1930 еллардан аңа халык хуҗалыгының тармаклар һәм районнар кысаларында еллык һәм квартал үсеш планнары проектларын, хәрби продукция, халык куллануы товарлары җитештерү өчен капитал кертүләрне, сәнәгать куәтләрен, җирле чималны, табигать байлыкларын рациональ файдалану мәсьәләләрен эшләү һ.б. йөкләнә.

1940–1980 елларда Татарстан халык хуҗалыгы үсешен гомуми планлаштыруны һәм халык хуҗалыгы планнарының үтәлешен контрольдә тотуны гамәлгә ашыра.

ТАССР Госпланы структурасында күп кенә үзгәрешләр була. 1920 елларда ул гомуми бүлекне, катнаш планлаштыру, сәнәгать, авыл хуҗалыгы, урман хуҗалыгы, транспорт һәм элемтә, ягулык һәм энергетика, сәүдә һәм тәэминат, мәдәният һәм сәламәтлек саклау, коммуналь хуҗалык, кооперация-сәүдә, капиталь төзелеш, финанс-бюджет секторларын; 1930 еллардан — эшләр башкару идарәсен, катнаш планлаштыру, район планы, капиталь төзелеш һәм матди-техник тәэминат, энергетика һәм ягулык, сәнәгать, урман, авыл хуҗалыгы, мәдәният һәм сәламәтлек саклау, товарлар әйләнеше һәм хәзерләүләр, торак-коммуналь хуҗалык, юл-транспорт хуҗалыгы һәм элемтә секторларын; 1980 елларда — катнаш комплекслы планлаштыру һәм планлаштыру эшен оештыру, сәнәгатьне, капиталь төзелешне, сәүдәне һәм товарлар әйләнешен, авыл хуҗалыгын һәм хәзерләүләрне, матди балансларны планлаштыру, җитештерү көчләрен урнаштыру, халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү, халык куллануы товарларын җитештерү, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният һәм кадрлар әзерләү, халыкка түләүле хезмәтләр күрсәтү, кадрлар бүлекләрен, бухгалтерияне үз эченә ала.

ТССР Югары Советының 1991 ел 7 февраль карары белән ТССР Дәүләт план комитеты — ТССР (1991 елдан — ТР) Икътисад һәм фаразлау дәүләт комитеты, ТР Дәүләт Советының 1996 ел 25 апрель карары белән — Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, ТР Дәүләт Советының 1998 ел 27 май карары белән — ТР Икътисад һәм сәнәгать министрлыгы, ТР Президентының 2007 ел 10 июль Указы белән кабат Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы итеп үзгәртелә.

Министрлык Татарстанның икътисади үсеше белән идарә итү буенча дәүләт сәясәтен булдыру белән шөгыльләнә. Аның составына ХХ йөз ахырында — социаль программалаштыру, идарә технологияләре, территориаль үсеш, мәгълүмат сәясәте, кадрлар сәясәте, халык хуҗалыгы тармакларын икътисади анализлау, җитештерү-хуҗалык эшчәнлегенә аудит, машина төзелеше комплексы, оборона-сәнәгать комплексы, фәнни-тикшеренү институтлары һәм конструкторлык бюролары, сәнәгать белән тармакларга бүлеп идарә итү, икътисади программалаштыру, индикатив идарә һәм тармакара баланс, икътисади анализ һәм финанс сәясәте, лицензияләү методологиясе, мәгълүматлаштыру, энергетика комплексы һәм энергия саклау, тарифлар сәясәте, нефть чыгару, химия һәм нефть химиясе, инвестицияләр һәм инновацияләр сәясәте, инфраструктуралар үсеше, федераль дәрәҗәдә рациональ программалаштыру, юридик, исәп һәм хисап, кадрлар, оештыру эше, гомуми, эш кәгазьләре бүлекләре; 2007 елдан социаль-икътисади үсеш, территориаль үсеш, административ реформалар мәсьәләләре, инфраструктуралар үсеше, инвестицион инновацион эшчәнлек, эшләрне оештыру идарәләре, юридик, финанс һәм хисап, икенче, кадрлар, лицензияләү, тарифлар сәясәте, дәүләт инвестиция ресурслары бүлекләре керә.

ТР Президентына һәм ТР Министрлар Кабинетына буйсына.

Госплан рәисләре: К.Г.Мохтаров (1922–1923), А.В.Недачин (1923–1924 елның апреле), А.Н.Злобин (1924 елның апреле –октябре), Х.З.Габидуллин (1924 елның ноябре –1926), М.А.Эглит (1926–1928), В.М.Горин (1928–1930), А.Пусеп (1930–1931), Д.С.Белик (1931–1932), А.А.Терский (1932–1934), С.З.Эскин (1934–1935), Я.Ф.Ефимов (1935–1937), В.Ф.Попов (1937–1938), В.Е.Быстров (1938–1940), П.П.Цыбин (1940–1944), А.А.Полянский (1944–1960), М.С.Соколов (1960–1966), Ф.Т.Кунчий (1966–1970), В.В.Сластников (1972–1972), В.В.Ермаков (1972–1988), Ю.М.Воронин (1988–1990), Ф.Г.Хәмидуллин (1990–1991).

Дәүләт комитеты рәисләре: Ф.Г.Хәмидуллин (1992–1995), А.М.Габетдинова (1995–1996).

Министрлар: Д.М.Бикбов (1996–1998), Р.Ш.Гобәйдуллин (1998–1999), С.А.Когогин (1999–2002), А.М.Пахомов (2002–2005), Б.П.Павлов (2005–2007), М.Р.Сафиуллин (2007–2010), А.А.Здунов (2014–2020), М.Р.Шаһиәхмәтов (2010–2014, 2020 елдан).

Автор – Е.Б.Долгов