Эчтәлек

Сүрәнең башында торган «йа» һәм «син» гарәп хәрефләреннән ясалган. Кайбер очракларда әлеге хәрефләр «Йа, инсан!» («Йә, кеше!») тәгъбиренең кыскартылган үрнәге дип тә аңлатыла, ләкин әлеге исемнең төгәл мәгънәсе ачыкланып бетмәгән.

Әлеге сүрә тән газапларын җиңеләйтә, дип исәпләнә, аны ураза тотканда, авыру яки үлем алдындагы кеше янында кычкырып укыйлар. «Йәсин» текстын, язып, бөти итеп тә тагып йөриләр.

Риваятьләр буенча, Мөхәммәд пәйгамбәр әлеге сүрәне «Коръәннең йөрәге» дип санаган. Ул Мәккә чорына карый һәм Коръәни вәгазь-нәсыйхәтнең барлык төп нигезләрен үз эченә ала: дәһриләрне тәнкыйтьләү, Пәйгамбәрне башта ук яклап чыгучыларга күбрәк ышанырга чакыру. Аллаһның кодрәт иясе булуы хакында дәлилләр китерелә: аның дөньяны яралтуы, үлгәннәрне терелтү сәләте, Нух (Библиядәге Ной) көймәсендәге кешеләрне коткаруы; Мәхшәр көненең, җәннәт һәм җәһәннәмнең кыскача тәфсире, Аллаһның чиксез кодрәт иясе булуын раслап тәмамлануы.

Әдәбият

Ислам: Энцикл. словарь. М., 1991.