Эчтәлек

Исемнең җөмләдәге башка сүзләргә карата төрле мөнәсәбәтен белдерә. Хәзерге татар телендә килеш мөнәсәбәтләре төрле чаралар ярдәмендә хәл ителә. Бер очракта бары суффикслар гына кулланыла (һәрвакыт сүз ахырында) — синтетик чаралар; икенче бер очракта бәйлекләр һәм бәйлек сүзләр генә кулланыла — аналитик чаралар. Моннан чыгып, синтетик һәм аналитик килешләрне аерып күрсәтәләр. Татар грамматикасында традицион 6 синтетик килеш билгеле: баш килеш, иялек килеше, юнәлеш килеше, төшем килеше, чыгыш килеше, урын-вакыт килеше.

Татар телендә килеш кушымчаларының берничә варианты бар. Сүзнең нигезенә карап, кушымчада я алгы рәт сузыклар, я арткы рәт сузыклар кулланыла (к. Сингармонизм): -ның/-нең (ташның, мәктәпнең), -ны/-не (ташны, мәктәпне) һ.б. Юнәлеш, чыгыш, урын-вакыт килешләре кушымчаларының яңгырау һәм саңгырау тартыклардан башланган төрләре дә бар: -га/-гә (балага), -ка/-кә (мәктәпкә), -дан/-дән (баладан), -тан/-тән (мәктәптән), -да/-дә (балада), -та/-тә (мәктәптә). Ң, н яки м тартыкларына беткән сүзләргә чыгыш килешендә -нан/-нән кушымчалары ялгана (таңнан, урамнан, көннән).

1960 еллар ахырында М.З.Зәкиев төрки телләргә күпкилешлелек хас дигән фикер әйтә. Ул -лы,  -сыз,  -ча,  -дай,  -дагы кебек кушымчаларны да, исемнәрнең башка сүз төркемнәре белән үзара бәйләнешен барлыкка китерүчеләр буларак, килеш кушымчалары рәтенә кертеп карый. Ф.Ә.Ганиев тә әлеге фикерне куәтли, шулай да М.З.Зәкиев тарафыннан килеш кушымчасы буларак каралган -ча ны ул бу төргә кертми; галим дуслар белән, Ватан өчен, шәм кебек, дуслар хакында, юл буенча, болыт астыннан, вагон өстенә, игътибарсызлыгы аркасында кебек бәйлекләр, бәйлек сүзләр һәм бәйлек ролендәге ярдәмче исемнәр белән килгән тезелмәләрне дә килешләр системасына кертеп карарга тәкъдим итә. Ул шулай ук синтетик-аналитик килешләрне (килеш кушымчасы белән бәйлекнең ярашуы — урманга хәтле) һәм аналитик-синтетик килешләрне дә (килеш кушымчасы белән бәйлек сүзнең ярашуы — урман янына) аерып күрсәтә.

Әдәбият  

Сәмирханова Г.Р. Хәзерге татар әдәби телендә килеш мөнәсәбәтләренең белдерелүе. К., 2005;

Хисамова Ф.М. Татар теле морфологиясе. К., 2006;

Закиев М.З. К вопросу о категории падежа в тюркских языках // Проблемы тюркологии и истории востоковедения. К., 1964;

Ганиев Ф.А. О синтетических и аналитических падежах в татарском языке // Вопросы тюркологии. К., 1970;

Татарская грамматика. К., 1993. Т. 2.