Административ-территориаль буйсынуы

1923 елда Олы Тархан һәм Түбән Тархан авылларыннан чыгучылар тарафыннан нигезләнә.

Нигезләнгән вакыттан – ТАССРның Буа кантоны Олы Тархан волостенда. 1930 елның 10 августыннан – Тәтеш, 1938 елның 4 августыннан – Олы Тархан, 1959 елның 12 октябреннән – Тәтеш районында.

Хәзер – Жуково авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда «Красные Тарханы» колхозы оештырыла (беренче рәисе – С.Гуманов). 1951 елдан авылда – «Рассвет» колхозы (үзәк утары – Жуково авылы), 1963 елдан, исеме үзгәртелеп – К.Маркс исемендәге колхоз, 1994–2007 елларда «Колос» авыл хуҗалыгы кооперативлары берләшмәсе эшчәнлек алып алып бара.

Халкы башлыча «Колос» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

2017 елга кадәр башлангыч мәктәп эшли.

Авылда клуб (1986 елдан), фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1998 елдан) бар.

Халык саны

1926 елда – 299,
1938 елда – 387,
1949 елда – 200,
1958 елда – 225,
1970 елда – 241,
1979 елда – 163,
1989 елда – 125,
2002 елда – 124,
2010 елда – 108,
2021 елда – 77 кеше (татарлар).