Эчтәлек

Чыңгызыйлар дәүләтендә хәким дип өлкә, шәһәр идарәчесе аталган. Ул салымнар җыю эшләре өчен җавап биргән, түбәнрәк дәрәҗәдәге чиновникларның эшенә күзәтчелек иткән.

Казан ханлыгында хәким идарә, хокукый күзәтчелек, һәм, мөгаен, хәрби-оештыру эшләрен дә башкарган.

Хәзерге татар телендә «хәким» сүзе ялгызлык исем буларак кулланыла.

Әдәбият

Греков Б.Д., Якубовский А.Ю. Золотая Орда и её падение. М.–Л., 1950.

Автор — И.Л.Измайлов