Эчтәлек

Революциягә кадәрге чыганакларда Бирәзәбаш исеме белән дә билгеле.

Авылга XVI йөзнең икенче яртысында нигез салына.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек. Шулай ук умартачылык, он тарту кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында мәчет, мәдрәсә, су тегермәне, тимерчелек, 2 бакалея кибете эшли. Мәчет 1902 елда А.Мансуров проекты буенча, татар халык төзелеш сәнгате һәм классицизм традицияләренә нигезләнеп төзелә; дини архитектура истәлеге.

XX йөз башында авыл җәмәгатенең имана җире 1001,1 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Арча волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан Арча районында.

Хәзер Яңа Кырлай авыл җирлеге составында.

1930 елда авылда “Кызыл Яр” колхозы оештырыла, 1958 елда “Динамо” колхозы итеп, 1961 елда Свердлов исемендәге колхоз итеп, 1990 елда “Динамо” колхозы итеп үзгәртелә. 1993 елдан “Динамо” күмәк предприятиесе, 2013 елдан “Арча” агрофирмасы”, 2017 елдан “Үзәк” агрофирмасы”. Халкы ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

1930 елларда авылда башлангыч мәктәп (мәчет бинасында урнаша) ачыла, 1977 елда ябыла, 1982 елда яңадан эшли башлый (1985 елда яңа бина төзелә).

Хәзерге вакытта авылда китапханә (мәчет бинасында), мәчет (1902 елдан), ике төзекләндерелгән чишмә бар.

Халык саны

1859 елда – 537,
1897 елда – 628,
1908 елда – 773,
1920 елда – 668,
1926 елда – 796,
1938 елда – 735,
1949 елда – 375,
1958 елда – 335,
1970 елда – 276,
1979 елда – 241,
1989 елда – 202,
2002 елда – 230,
2010 елда – 215,
2015 елда – 219 кеше (татарлар).