Ыкның сул кушылдыгы.

Озынлыгы 12,5 км, бассейнының мәйданы 60,5 км2. Мөслим районы территориясеннән ага. Елга башы Баланлы авылыннан 2,2 км көньяк-көнбатыштарак, тамагы Олы Чакмак авылыннан көнчыгыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 180 м, тамагыныкы – 75 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 8%.

Баланлы елгасының 1,5 км озынлыктагы кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,23 км/км2. Катнаш, күбесенчә кар сулары исәбенә туена. Җир асты туендыру модуле 0,1 л/с·км2 га кадәр. Елганың гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлы. Язгы ташу, гадәттә, март ахыры – апрельнең беренче көннәрендә башлана. Елга ноябрь башында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,06 м3/с.