Махмут Гареев: военный, ученый и общественный деятель (к 100-летию со дня рождения): сборник статей / отв. ред. Р.В.Шайдуллин. Казань: Институт Татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ, 2023. 420 с.

Китапта Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты оештырган «Мәхмүт Гәрәев: хәрби, галим һәм җәмәгать эшлеклесе (тууына 100 ел тулуга)» бөтенроссия фәнни конференциясе материаллары тәкъдим ителә. Мәхмүт Әхмәт улы Гәрәевкә багышланган басмада аның күпкырлы эшчәнлеге контекстында 1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы һәм башка хәрби конфликтлар турында халык хәтере, Икенче бөтендөнья сугышы елларында фронтовикларның һәм тыл хезмәтчәннәренең үлемсез батырлыгы, сугыштан соңгы ветеран һәм патриотик хәрәкәт кебек мөһим фәнни проблемалар карала.

Җыентык галимнәргә, хәрбиләргә һәм иҗтимагый-сәяси, фәнни-белем бирү оешмалары хезмәткәрләренә, Ватан тарихы, вакыйгалар һәм персоналияләр турында тарихи хәтерне мәңгеләштерү проблемалары белән кызыксынучыларга адреслана.