Эчтәлек

Алтынчәч образы матриархат чорында ук туган дип фаразлана. Урта гасырлар (болгар) чоры риваятьләрендә, ихтимал, тарихи вакыйгалар йогынтысында (болгар халкының дәүләт бәйсезлеген һәм бөтенлеген саклау көрәше барышында) Алтынчәч образы сугышчы хатын-кыз рәвешенә кергән.

Халык әкиятләрендә алтын чәчле (кайвакыт Алтынчәч исемен йөрткән) кыз гаҗәеп белемнәргә һәм сәләтләргә ия зат итеп сурәтләнә; гомумиләштерелгән игелекле кыз образы.

Алтынчәч персонажы Идел-Урал төбәгендә аеруча киң таралган.

Әдәбият

Татар халык иҗаты: әкиятләр. Казан, 1978. 2 китап.

Татар халык иҗаты: риваятьләр һәм легендалар. Казан, 1987.

Автор – Л.Ш. Җамалетдинов