Якынча 20 төре билгеле. Арктика һәм Антрактидадан кала бөтен Җир шарында диярлек таралганнар.

Татарстан территориясендә чомга кошлар семьялыгы 4 төрне берләштерүче чомгалар ыругы белән бирелгән. Зур чомга (Podiceps cristatus) һәм кара муенлы чомга (P. nigricollis) зур сусаклагычларның сай урыннарында һәм балыкчылык хуҗалыкларының су үсемлекләренә бай буаларында, соры яңаклы чомга (P. griseigena) Агыйдел, Вятка, Кама, Мишә елгалары тугайларында, кызыл муенлы чомга (P. auritus), нигездә, Идел алдында очрый.

Оя коручы күчмә кошлар. Итеннән балык исе килә.

Гәүдәсенең озынлыгы 30–50 см, авырлыгы 200–1500 г, аз гына җәенке, өсте кара төстә, аскы ягы — көмешсыман-ак. Каурый капламы тыгыз, су үткәрмәү үзлегенә ия. Канатлары тар һәм кыска, койрыгы җитлекмәгән. Аяклары көчле, гәүдәсенең арткы очындарак, бу аңа яхшы йөзәргә һәм чумарга мөмкинлек бирә, әмма җирдә авырлык белән генә йөриләр. Аягындагы 3 бармагы алга, 4 нчесе артка караган. Һәрбер бармагы йөзү элпәсе белән әйләндереп капланган. Томшыгы очлы, безсыман. Туй чорында күпчелек төрләрендә яка һәм бүрекчәләр сыйфатында бизәүче каурыйлары була. Аерым парлар булып оялыйлар. Оялары сай сулыкларда яки йөзмә. Бизәксез 3–6 аксыл-яшькелт йомырка салалар. Су умырткасызлары, балык, су үсемлекләре белән тукланалар. Кышлау урынына август ахыры — сентябрь башында очып китәләр.

Кызыл муенлы чомга, соры яңаклы чомга ТРның Кызыл китабына кертелгән.

Зур чомга