1926 елның октябрендә Казанда Идел-Кама төбәге кооперативлары советы җирлегендә оештырыла.

Максатлары – кооперациянең төрле тармакларының һәм төрләренең эшчәнлеген оештыру һәм координацияләү, гомумкооперация мәнфәгатләрен дәүләт һәм җәмәгать оешмаларында гәүдәләндерү.

ТАССР Кооперацияләр советының югары органы — съезд, башкарма органы — президиум. 1928 елда советта төрле кооперация берлекләре: Бөгелмә авыл хуҗалыгы берлеге, Бөгелмә берлеге, Казан эшчеләренең үзәк кооперативы, колхоз һәм машина оешмалары, Минзәлә берлеге, сөтчеләр, Сөтчеләр кооперациясе, Умартачылар кооперациясе, Елга эшчеләре кооперативы, Татсоюз, Татарстан торак берлеге, Татарстан сунарчылар кооперациясе берлеге, Татарстан вак һөнәрчелек-кәсепчелек берлеге, Чистай авыл хуҗалыгы берлеге һ.б., шулай ук финанс-кредит оешмалары: Бөтенсоюз кооперацияләренең Татарстан бүлеге һәм Татарстан авыл хуҗалыгы банклары, Татарстан авыл хуҗалыгы кредитлар союзы һ.б.ны берләштерә (барлыгы 21 оешма).

1928 елның 10 маенда Үзәк кооперативлар советы карары нигезендә эшчәнлеге туктатыла.

Автор — Р.В.Шәйдуллин