- РУС
- ТАТ
Татарстанның Аксубай районындагы авыл. Шәһәр тибындагы Аксубай поселогыннан 23 км көньяк-көнбатыштарак урнашкан
Авылга 1920 елларда нигез салына.
Нигез салынган көннән ТАССРның Чистай кантоны Иске Әлмәт волостена керә. 1930 елның 10 августыннан – Биләр, 1935 елның 10 февраленнән – Тельман, 1958 елның 16 июленнән – Аксубай, 1963 елның 1 февраленнән – Октябрь, 1965 елның 12 гыйнварыннан Аксубай районында.
Хәзер Трудолюбово авыл җирлеге составына керә.
1930 елда авылда Ворошилов исемендәге авыл хуҗалыгы артеле оештырыла, соңрак “Возрождение” колхозына үзгәртелә. 1950 еллардан “Октябрь” колхозы (Трудолюбово) составында.
1926 елда – 201,
1938 елда – 231,
1958 елда – 84,
1970 елда – 64,
1979 елда – 72,
1989 елда – 21,
2002 елда – 14,
2010 елда – 30 кеше,
2015 елда – 3 кеше (руслар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.