Тарихы

XVII йөзнең икенче яртысында нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда хәзерге исеме белән билгеле.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда су тегермәне, вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 558 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Шомырбаш волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Мамадыш, 1935 елның 10 февраленнән – Кызыл Йолдыз, 1959 елның 26 мартыннан Мамадыш районында.

Хәзер Албай авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

Халкы кырчылык белән шөгыльләнә.

2016 елда “Югары оч”, “Түбән оч” чишмәләре төзекләндерелә.

Күренекле кешеләре

П.В.Владимиров (1904–?) – хакимият-хуҗалык эшлеклесе, ТАССР ның урман сәнәгате министры (1948–1955 елларда).

Халык саны

1782 елда – 62 ир-ат;
1859 елда – 256,
1897 елда – 571,
1908 елда – 634,
1920 елда – 545,
1926 елда – 490,
1938 елда – 427,
1949 елда – 237,
1958 елда – 221,
1970 елда – 196,
1979 елда – 117,
1989 елда – 61,
2002 елда – 35,
2010 елда – 23,
2017 елда – 18 кеше (керәшен татарлар).